Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зират чистартылды

Кадерле редакция! Язмам Азнакайның татар зираты турында. Андагы тәртипсезлекне күрүче бар микән? Чүпне кем кая тели - шунда түгә. Кирпечне дә сукмакка гына өеп китәләр. Минем якыннарым - ирем, кызым, улым - барсы да койма кырында җирләнгән. Хәзер ләхет өсләре чүп астында калды. Элек, хәлем барда, үзем түгә идем, хәзер...

Кадерле редакция! Язмам Азнакайның татар зираты турында. Андагы тәртипсезлекне күрүче бар микән? Чүпне кем кая тели - шунда түгә. Кирпечне дә сукмакка гына өеп китәләр. Минем якыннарым - ирем, кызым, улым - барсы да койма кырында җирләнгән. Хәзер ләхет өсләре чүп астында калды. Элек, хәлем барда, үзем түгә идем, хәзер картайдым, 78 яшь тулды, сихәтлек юк. Кулым тайган иде, әле дә мантый алмыйм. Бу күренешләргә җаным сыкрый. Кем зиратка тәртип салырга тиеш микән? Моңа кем җаваплы? Зинһар ярдәм итегез, мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерерлек җитәкче табылсын иде, минем гозерне җиткерегез әле башлыкларыбызга.
Мөзәянә Әхмәдуллина. Азнакай шәһәре
Газета укучыбызның хатын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка юлладык һәм аннан түбәндәге җавапны алдык.
"Азнакай шәһәренең татар зираты бүгенге көнгә тулысынча, бигрәк тә көньяк өлеше, койма буйлары, кабер өсләрен җыештырудан хасил булган чүп өемнәреннән арындырылды. Чистарту эшләрен Азнакай шәһәренең яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре башкарды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зират чистартылды