Зинфира Кашапова: “Мине сәхнә, халык рәхмәте яшәтә”
Әле студент чакта, 1986 елда, Равил Фәйзуллин белән очрашу кичәсендә Зинфира Кашаповага автор “Кошлар юлы” дигән китабын бүләк итә.
“Зинфира сеңлемә! Күңелегез бай Сезнең, шигырьләрне менә дигән итеп укыйсыз. Чибәр кешегә дә бәхет кирәк. Гел бәхетле булыгыз!” – дип автографын яза. Сибгат Хәкимне искә алу кичәсендә “41 нче бүлмә” поэмасыннан зур өзек укып, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташлардан да зур бәя ала ул. Азнакай тамашачысы да Зинфира Кашапованың чыгышын тын да алмый әсирләнеп тыңлый. Гомер үренең матур бер ноктасына җиткән көнне аның белән иҗат дөньясы турында әңгәмә кордык.
– Зинфира ханым, сәхнәгә мәхәббәт кайчан уянды?
– Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә тусам да, балачагым һәм яшьлегем Ютазы районы Ташкичү авылында узды. Мин өченче сыйныфта укыганда телевизор алып кайттылар. Беренче тапкыр Галиәскәр Камал театры артистларының “Әни килде” спектаклен карадым. Искитмәле ана образын тудырган Галимә Ибраһимова уйнавына гашыйк булдым, аның катнашындагы спектакльләрнең берсен дә калдырмадым, һәр хәрәкәтен, күз карашын күңелемә сеңдереп бардым. Үскәч шундый артист булам дип сүз бирдем. Кызганычка каршы, Галимә апаны исән килеш күрә алмадым, без беренче курста укыганда вафат булды, группа белән соңгы юлга озатышырга гына бардым. Институтны бетергәч, спектакль куйганда Ирек Баһманов килгән иде. Минем уйнавымны күреп, Галимә Ибраһимованың чалымнарын күрәм Сездә дигән иде. Сәхнәне ташламаска кушты. Исем китте, югыйсә бөек артистканы кабатларга тырышмый идем.
– Мәктәп сәхнәсеннән дә төшмәгәнсеңдер инде?
– Мәктәптә кечкенә генә кызыл почмак бар иде, шунда “Вәхшәт” дигән шигырьне укый идем. Бик иртә ятладым. Өйнең мич артында әбинең күлмәкләрен киеп, үзем уйлап чыгарып, спектальләр куя идем өйдәгеләргә дә, урам балаларына да. Әби “шайтан уены” дип ачулана иде.
– Әти-әниең ничек карый иде бу шөгылеңә?
– Әтием балта остасы, умартачы булды. Искиткеч моңы тавышлы, бик матур җырлый иде. Авылда баянчылар күп иде. Су буйларында уйнап-җырлап үстек. Баянчыларга кушылып, мин дә бөтен җырларны башкара идем.
– Димәк, мәктәпне тәмамлаганда бары мәдәният юлыннан китәргә дигән теләк кенә булган?
– Туп-туры Алабуга мәдәни-агарту училищесына юл тоттым. 1983 елда аны тәмамлап, Азнакай районы Чалпы авылы мәдәният йортына эшкә кайттым. Шул ук елны Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга киттем. Бик яратып, җиңел итеп укыдым. Институтны кызыл дипломга бетердем. Аннан соң Азнакай Мәдәният йортында өч ел халык театрында режиссер булдым. Әнгам Атнабаевның “Игезәкләр”, Аяз Гыйләҗевның “Биш бармакта биш балдак”, Сәрия Вильданованың “Йолдыз атылганда” спектакльләрен сәхнәләштердем. “Игезәкләр”дә Рәсимә образы өчен икенче Бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты исемен алдым, Мәскәүдә узган режиссерлар киңәшмәсендә катнаштым. Бу спектаклебез Казан телевидениесеннән дә күрсәтелде.
– Иң күңелеңә кереп калган ролең нинди?
– Алар барысы да минем өчен якын. “Биш бармакта биш балдак”та – Гөлли, “Йолдыз атылганда” – Мәдинә, “Ай тотылган төндә” – Шәфәкъ, “Әлепле артистлары”нда – Дания (бу әсәр Камал театры сәхнәсендә дә уйналды), “Бөер ташы”нда – Марфа, “Мирас”та – Сәкинә, “Җәмиләнең җенләнүе”ндә – Шәмсия, “Ана хөкеме”ндә – Көнсылу, “Дивана” да – Айсылу (Туфан Миңнуллин сәхнәгә чыгып, бу
образ өчен миңа чәчәк бүләк итте), “Казан сөлгесе”ндә – Саҗидә (безнең театр бу спектакль белән гран-прига лаек булды һәм автобус белән бүләкләнде) – берсе өчен дә оялырлык булмады дип саныйм.
– Шундый олуг артистлардан, драматурглардан мактау сүзләре ишетеп, Казанга, зур сәхнәгә китү теләге булмадымы?
– Һәрвакыт булды. Туган як, әти-әни үзенә тартып торды, ташлап китә алмадым.
– Бик озак еллар “Юлдаш” агитбригадасында режиссерлык эшен алып бардың. Районда уздырыла торган бихисап чараларга сценарийлар язасың. Илһам чыганагын каян аласың?
– Сәхнә кешесе һәрчак эзләнүдә бит ул. Әдәби китапларны күп укуым да ярдәм итә. Сәхнәдән үзебезнең якташ язучыларның әсәрләрен сөйләргә тырышам. Әнәс Исхаков, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗевнең шигырьләрен яратам. Казан телевидениесендә “Ач, шигърият, серләреңне!” тапшыруында аларның шигырьләрен укыган идем, әле дә күрсәтәләр. Равил Фәйзуллинның “Әйләнә сәхнә әйләнә” шигыре тормыш эпиграфыма әверелде.
Әйләнә сәхнә, әйләнә,
Сибелеп кала еллар.
Сибелеп кала язмышлар,
Режиссерлар, геройлар.
Сибелә… Әйләнә сәхнә,
Булмый шул каршы торып,
Изге җиргә була икән
Табынып, тик баш орып...
– Иҗади тормышыңда максатыма ирештем дип саныйсыңмы?
– Соңгы көннәрдә җанга рәхәтлек кичерәм. Тормышта төрле чаклар була, әмма хыялыма ирештем дип саныйм. Мине сәхнә, халык рәхмәте яшәтә. Урамда таныш түгел кешеләр дә чыгышларым өчен рәхмәт әйтеп китәләр. Кызым өчен дә шатланам. Тормышта үз
урынын тапты. Язкәр исемле оныгым үсә. Күңелдәге хисләрне яңартып, сагышларны таратып килергә Ташкичүем, анда сагынып көтеп торучы әнием бар.
Башка уңышлары:
2003 елда республика нәфис сүз осталары конкурсында лауреат;
2005 елда Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына багышланган республика нәфис сүз осталары конкурсында дипломант;
2017 елда “Славься, Отечество!” төбәк патриотик иҗат фестваленең беренче дәрәҗә лауреаты;
2012 елда “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе һәм район хакимияте, мәдәният идарәсенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев