Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Жир йөзендә әкият бар

Узган чәршәмбедә «Релакс» күңел ачу үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» бәйрәме узды. Калейдоскоп - могҗизалы уенчык. Кечкенә генә ачыклыктан карыйсың, ә анда искиткеч гүзәл күренеш. Аз гына бордыңмы, бизәк үзгәрә. Бүгенге бәйрәм дә әнә шундый матур бизәкләрдән торды. Беренче бизәк - «Лилия» бию коллективы чыгышы. Халыкны социаль...

Узган чәршәмбедә «Релакс» күңел ачу үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» бәйрәме узды.

Калейдоскоп - могҗизалы уенчык. Кечкенә генә ачыклыктан карыйсың, ә анда искиткеч гүзәл күренеш. Аз гына бордыңмы, бизәк үзгәрә. Бүгенге бәйрәм дә әнә шундый матур бизәкләрдән торды. Беренче бизәк - «Лилия» бию коллективы чыгышы. Халыкны социаль яклау идарәсе консультанты Элиза Мәрданшина бәйрәмне ачып, изге теләкләрен ирештерде.

Ә-ә-ә-й бу калейдоскоптагы «бизәкләр»! Санап кына да бетерерлек түгел. Берсеннән-берсе матур, купшы. «Без барысын да булдырабыз!» республика конкурсы дипломанты «Сандугач» кашыкчылар инструменталь ансамбле үзе генә дә ни тора. Бизәкләрнең тагын берсе - «Игелекле тылсымчы» республика конкурсында призлы урын алган нәфис сүз остасы Әдилә Батыршинова. «Әкияттә кунакта» республика конкурсы дипломанты Азалия Кәримова, «Филантроп» халыкара конкурсы, «Радуга» республика фестивале дипломанты Данис Хәбибуллинның моңлы итеп җырлавы һәм республика конкурсының район этабында җиңүче Ангелина Исламованың тасма белән биюе көчле алкышларга күмелде. Балаларга кушылып әниләр дә җырлады, биеде.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Азнакай районында гаиләгә, балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәм әниләр инициативасы белән оешкан «Умырзая» җәмгыяте уңышлы эшләп килә. Бәйрәмдә аларга «Азнакайнефть» идарәсе иганәчелек ярдәме белән алынган музыкаль үзәк, ә җәмгыятьнең иң актив әгъзасы Чулпан Хәбибуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Районның социаль яклау идарәсе, район Мәдәният йорты оештыруындагы «Күңелле калейдоскоп» әле бик озак дәвам итте. Кунакка килгән Мальвина һәм Буратино балаларны әкият иленә сәяхәт кылдырды. Ә алда тагын да могҗизалар көтә әле. Мальвина белән Буратино балаларны Яңа ел бәйрәменә чакырып калдылар.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев