Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзеңнеке-үзәктә

Әнисенең итәгенә асылынып, тыпырдый-тыпырдый елаган бала кибеттәгеләрнең игътибарын җәлеп итте. Бармагын ниндидер ялтыравык капка төрткән дә, әнисенең шуны алуын сорый ул. - Начар бит ул, - дип тә карый әнисе, әмма юкка. Аптырагач, алмый чарасы калмый. "Соңрак, онытыр әле, алып ташлармын", - ди ул үз алдына. Бала-чага чит илләрдән кергән...

Әнисенең итәгенә асылынып, тыпырдый-тыпырдый елаган бала кибеттәгеләрнең игътибарын җәлеп итте. Бармагын ниндидер ялтыравык капка төрткән дә, әнисенең шуны алуын сорый ул.
- Начар бит ул, - дип тә карый әнисе, әмма юкка.
Аптырагач, алмый чарасы калмый. "Соңрак, онытыр әле, алып ташлармын", - ди ул үз алдына.
Бала-чага чит илләрдән кергән ялтыравык тартмаларга кызыга инде ул. Тышкы ягын гына түгел, эчендәгесен дә бала кызыктырырлык тәмле итеп ясый беләләр шул чит ил җитештерүчеләре. Һәр төргәкне сүтеп, тартмаларны ачып, тикшереп карарга да мөмкин түгел. Белгечләр чит илләрдән кергән продукциянең әллә ничә төрле куерткычлар, тәмләткечләр, биоөстәмәләр белән ясалуын ачыклаган. Шулай булмаса, еллар буена бозылмыйча ничек саклансын соң ул? Хәзер үзләрендә кулланырга ярамаган, түбән сыйфатлы, файдасыннан бигрәк зыяны күп булган чит ил продукциясен үзебезнекеннән аерырга өйрәндек инде. Кеше организмы өчен аеруча куркыныч тудыручы "Е" өстәмәле продуктлар, ясалма ит, соялардан торган тутырмаларның да кешегә куркыныч авыру янаганын белеп торабыз. Ә сәламәтлегебез хакында без үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртсын соң? Билгеле арабызда әле дә:
- Нигә мал асрап интегергә, хәзер кибетләрдә җаның ни тели, барын да алырга була, арзанрак та, тәмлерәк тә әле, - дип фикер йөртүчеләр дә бар.
Чит илнеке арзан булса, безнеке сыйфатлы һәм файдалы. Ә безнең районда мондый продукцияне кулланырга бар мөмкинлек тә бар. Үзебезнең икмәк комбинатыбыз, май заводыбыз эшләп тора. Эшмәкәрләребез печенье фабрикасына кадәр ачып җибәрделәр. Республикада иң югары икмәк үстерүчеләр дә азнакайлылар, яшелчә, җиләк-җимеше дә үзебездә җитештерелә. Соңгы вакытта районыбыз җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, мөгезле эре терлек, кош-корт, умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә, яшьләрне авылда калдыруга аеруча зур игътибар бирә. Әле менә 4-5 баш савым сыер асраучыларга бушлай савым аппаратлары таратып чыктылар. Яшь гаиләләргә бозау бирделәр. Хуҗалык җитәкчеләре дә пай җирләре өчен ашлыгын, кирәксә техникасын биреп тора. Бердән, авыл кешесе эшле булса, икенчедән халыкны ит-сөт продуктлары белән тәэмин итеп торалар.
- Районыбызда бизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен мөмкинлекләр зур, - ди районыбызның эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров. - Даныбызны еракларга җибәргән курчакларыбыз да, матур бизәкле җылы итекләребез дә бар. Эшмәкәрләребез соңгы вакытта җитештерүгә аеруча зур игътибар бирә башладылар. Йорт җиһазлары, торбалар, төзелеш материаллары... җитештерүчеләребез бар. Соңгы вакытта бөтен ил күләмендә эшмәкәрләргә киң юл ачу, ныклы ярдәм, "салым каникуллары" турында күп сөйләнә һәм бу тормышка да ашырыла бара. Бу җирле җитештерүчеләребезнең тагын да артуы, һәм күптөрле эшчәнлек белән шөгыльләнүенә зур ышаныч тудыра.
Хәзер хуҗабикәләр дә тәмам "ялкауланып" бетте. Бер көнне бер танышым:
- Бүгенге заманда гел җитешеп булмый, әле дә төрледән-төрле камыр ризыклары пешереп сатучы шәхси эшмәкәрләребез, кибет-кафелар бар. Һәр көнне өйгә кайнар өчпочмак, кабартма, я булмаса гөбәдия алып кайтам. Тизрәк барыйм әле, юкса яңа гына мичтән чыкканын бик тиз алып бетерәләр, - дип сөйләшеп тә тормыйча ашыгып китеп барды.
Озаклап сөйләшеп торырга минем дә вакытым юк иде. Әбәткә кайтканда йортыбыз янәшәсендәге кибеткә бик тәмле, яңа пешкән кайнар ипиләр чыга. Шуны алырга дип йөгерүем.
Хәзер ялтыравык каплардагы кәнфит, печеньеларга бик кызыкмыйбыз инде. Үзебезнекеләр файдалырак та, тәмле, туклыклы, сыйфатлы да шул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзеңнекеүзәктә