Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзен күргәндәй булдым

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узып, әтиләре сугышта һәлак булган балаларның үзләренә дә 70-80 яшь тулса да, ул чорның авырлыклары беркайчан да күңелдән чыкмый. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ул истәлекләр тагын да йөрәкне телгәләп ала. Бер үк вакытта горурлык хисләре дә уяна. 10 яшь тулыр-тулмас ач көйгә үгез,...

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узып, әтиләре сугышта һәлак булган балаларның үзләренә дә 70-80 яшь тулса да, ул чорның авырлыклары беркайчан да күңелдән чыкмый. Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә ул истәлекләр тагын да йөрәкне телгәләп ала. Бер үк вакытта горурлык хисләре дә уяна. 10 яшь тулыр-тулмас ач көйгә үгез, сыер җигеп басуларны сөреп икмәк үстерешеп җиңүне якынайткан малай-кызлар бит без.

Ятимнәргә әтиләрен югалту ачысы белән бергә михнәтне дә күбрәк күрергә туры килде. Ул ачлык елларында ашаган үлән ашлары, черек бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемәләрне мәче-этләргә биреп караган булды, ашамадылар гына түгел, иснәп тә карамадылар.

Минем әтием Ярулла Гобәйдуллин 1941 елның 19 июлендә Новгород өлкәсендә батырларча һәлак булган. Әниебез 33 яшендә биш бала белән тол кала. Аның безне исән-сау үстерү өчен нинди авырлыклар күргәнен искә төшерү дә авыр. Бүген миңа 75 яшь булса да, мин шул чорның ятим баласы булып калам.

Быел март аенда Кавказда санаторийда ял иттем. Монда миңа әтием күмелгән авылның бер кешесе белән очрашырга туры килде. Мин аңа әтием турында сөйләдем, кайда, кайчан тууы, үлеме турында мәгълүматлар бирдем. Икебезнең дә адресларны алышып, яңадан хәбәрләшергә сүз куешып аерылыштык. Бар бит дөньяда шәфкатьле кешеләр: ул әтиемнең каберен тапкан һәм аның турында мәгълүматларның да дөрес булуы турында хәбәр итте.

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә мин гүя әтием белән очрашкандай булдым.

Нурулла ГОБӘЙДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев