Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өзеклекләр булмады

Авыл башлыкларының халык алдында хисаплары дәвам итә. Бу көннәрдә шундый җыеннар Мөслим, Югары Стәрле, Чемодурово, Микулино, Урманай, Сукаеш, 1 Май бистәсе авыл җирлекләрендә узды. Җыелыш алдыннан район җитәкчеләре һәм башлыкларының халыкны кабул итү уздыруы матур традициягә әйләнде. Җыелышка кергәнчегә кадәр үк алар белгечләрдән үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Узган җомгада...

Авыл башлыкларының халык алдында хисаплары дәвам итә.

Бу көннәрдә шундый җыеннар Мөслим, Югары Стәрле, Чемодурово, Микулино, Урманай, Сукаеш, 1 Май бистәсе авыл җирлекләрендә узды. Җыелыш алдыннан район җитәкчеләре һәм башлыкларының халыкны кабул итү уздыруы матур традициягә әйләнде. Җыелышка кергәнчегә кадәр үк алар белгечләрдән үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.

Узган җомгада Югары Стәрле авыл җирлеге йомгак җыелышы аеруча оешкан төстә узды. Авыл башлыгы Дамир Төхбәтуллин авыл җирлегендә башкарылган эшләргә йомгак ясап,алда торган бурычларга тукталды. Узган ел авыл халкы өчен җиңел булмаса да, социаль өлкә объектлары эшендә өзеклекләргә юл куелмады. Җыелышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашып, хуҗалыкларында 5 баштан артык савым сыер асраучы Нәсим Хафизов, Илфак Хисмәтов, Наил Хәйруллинга сыер саву аппаратларын тапшырды. Ул шулай ук озак елар дәвамында авыл советында хисапчы булып эшләгән Альмира Галиуллина, ветеран-терлекче Вәсилә Миннегалиева һәм ветеран-укытучы Галия Хафизовага районның 80 еллык юбилей медальләрен тапшырды. Соңыннан, авылдашлар район җитәкчеләренә сорауларын бирделәр. Стәрлеләрне иң борчыганы - су мәсьәләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев