Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебезнекен сатып ал! Ярминкә иткә дә, сөткә дә бай булды

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 18 мартта, Нәүрүз бәйрәмен үткәргән көнне дә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бик бай сәүдә гөрләде. - Язгы кыр эшләре алдыннан шәһәр халкын шулай куандырырга булдык. Бүген җиде хуҗалык - ит, бер хуҗалык - бәрәңге, бер хуҗалык ярма белән килде. Аеруча "Тукай", "Таллы...

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрү районыбызда күркәм традициягә әверелде. 18 мартта, Нәүрүз бәйрәмен үткәргән көнне дә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда бик бай сәүдә гөрләде.

- Язгы кыр эшләре алдыннан шәһәр халкын шулай куандырырга булдык. Бүген җиде хуҗалык - ит, бер хуҗалык - бәрәңге, бер хуҗалык ярма белән килде. Аеруча "Тукай", "Таллы Бүләк", "Чалтаймас", "Чатыртау", "Чалпы" хуҗалыклары бик актив катнаша. Пенсионерларга, халыкка файда булсын дип, итне 240 сум белән сатабыз, - диде Миргасим Усманов.

Ярминкәгә шулай ук шәхси хуҗалыклар да каз-үрдәге, балы, сөте, йомыркасы белән чыккан. Хәтта читтән - Башкортстан якларыннан сәүдәгәрләр дә бар иде.

Бер җирдә сату истәләр, икенче җирдә самоварлардан төтен чыгарып, чәй кайнады, майда чыжлап коймаклар пеште. Табадан төшкән бере азнакайлылар авызына шуа торды. Хуҗалыклар әнә шулай сый-нигъмәт ягын да онытмаганнар.

- Авылдан иртән-иртүк килгәннәр. Бөтен әйберләре матур, пөхтә, чиста. Җаның теләгән төрле ит сатып алырга була. Аллага шөкер, халкыбыз тырыш, мул яшибез, - ди Сәвия Тимеркаева.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзебезнекен сатып ал! Ярминкә иткә дә, сөткә дә бай булды