Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзебезнекен сатып ал!

Районыбызда халкыбызны үз җирлегебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә аеруча зур игъ тибар бирелә. Атна саен узучы көзге ярминкәләр шуның ачык мисалы. Әле 31 нче октябрьдә генә Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәсе булган иде. Инде менә 4 ноябрьдә "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан янә зур бәйрәм...

Районыбызда халкыбызны үз җирлегебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә аеруча зур игъ тибар бирелә. Атна саен узучы көзге ярминкәләр шуның ачык мисалы. Әле 31 нче октябрьдә генә Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ярминкәсе булган иде. Инде менә 4 ноябрьдә "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан янә зур бәйрәм ярминкәсе узды. Анеда адым саен тезелеп киткән сәүдә нокталарында ит, сөт, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе бик мулдан сатылды. Район-шәһәр Мәдәният йорты артистлары исә ярминкәгә килүчеләргә зур бәйрәм концерты бүләк итте. Көзге бәйрәм ярминкәсеннән файдаланып калырга, бәйрәм чарасы белән хозурланырга килүчеләр шактый иде. Ни дисәң дә сәүдә нокталарыннан кайда, ничек, нәрсә кушып ясалганын белмәгән продукция алып ашаганчы, үз кырларыбызда үскән ашлык, җиребездә үскән яшелчә ашау, кырларда үскән үлән белән тукланучы сыер сөтен эчү ... сәламәтлек өчен дә күпкә файдалырактыр ул.

- Мин атна саен узучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен бик яратам. Анда яңа суйган терлек, тавык-үрдәк, каз итен бик яратып алам. Бәлеш пешерергә кош-кортның эч-башын да алам. Әлбәттә, кибетләрдә дә хәзер җаның ни тели, бар да бар. Карап торышка да бик матур, кызыктырырлык, тәмле дә. Әмма үзебездә җитештерелгәне сыйфатлы һәм ышанычлырак. Оештыручыларга зур рәхмәт! Мондый ярминкәләр киләчәктә дә булып торсын иде, - ди Рәсимә ханым.

Алып килгән ризыкларыбызны өлкән яшьтәге апа-агалар аеруча яратып ала. Көтеп алалар. Соңгы вакытта районыбыз җитәкчелеге авыл җирлекләрендәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда, мөгезле эре терлек, кош-корт, умартачылык белән шөгыльләнүчеләргә аеруча игътибар бирә. 4-5 баш савым сыер асраучыларга бушлай савым аппаратлары, яшь гаиләләргә бозау бирәләр. Хуҗалык җитәкчеләре дә ярдәменнән ташламый. Шулай булганда нигә эшләмәскә, - диләр эшмәкәр Ибраһимовлар.

Ил-көннәребез имин булып, бәйрәм табыннары сыйфатлы ризыктан тулып торсын, дип телисе генә кала.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзебезнекен сатып ал!