Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзе тиз, үзе тәмле

Ясмыклы аш 1 тавык, 200 г ясмык ярмасы, 600 г бәрәңге, 150 г кишер, 150 г суган, үсемлек мае, тоз, борыч Ясмыкның кызгылт, шулай ук яшелен дә кулланырга була. Кызгылтыннан пешергән вакытта ризык матуррак күренәчәк. Тавык түшкәсеннән шулпа кайнатырга. Суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга. Үсемлек маенда суган, кишерне...

Ясмыклы аш

1 тавык, 200 г ясмык ярмасы, 600 г бәрәңге, 150 г кишер, 150 г суган, үсемлек мае, тоз, борыч

Ясмыкның кызгылт, шулай ук яшелен дә кулланырга була. Кызгылтыннан пешергән вакытта ризык матуррак күренәчәк. Тавык түшкәсеннән шулпа кайнатырга. Суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга. Үсемлек маенда суган, кишерне кыздырырга. Бәрәңгене әрчеп, шакмаклап турарга. Шулпага салып, кайнатып чыгарырга, аннан соң ясмык ярмасы салырга. 5 минут чамасы пешерергә. Суган белән кишерне өстәргә. Ясмык ярмасы 10 минут чамасы пешергә тиеш.

Маринадтагы борыч

3 кг болгар борычы, 1 литр су, 1,5 стакан шикәр комы, 1,5 стакан үсемлек мае, 1,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы тоз.

Борычны 4 өлешкә бүлеп, алда әйткән тәмләткечләрне, суны салып, 5 минут чамасы кайнатырга, стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Бәрәңгеле пицца

Бер гадәти таба пицца өчен 2-3 уртача зурлыктагы пешкән бәрәңге, 1-2 башлы суган, помидор, 50-60 г казылык алына. Бәрәңгедән кала һәрберсен аерым савытларга турап куям. Камырны төчегә басам. Әзер камырны табага җәйгәч, майларга кирәк, аннан камыр өстенә бәрәңгене телемләп тоташ җәеп чыгабыз. Бәрәңгене боламык рәвешендә дә җәеп чыгарга мөмкин. Бәрәңге өстенә аралаштырып, алдан әзерләгән казылык, помидорны тезәм, ә алар өстенә угычтан юка катлам итеп сыр уып салам. Икенче бер савытка ике йомырканы майонез белән болгатам һәм пицца өстенә агызам. Сыеклык акмасын өчен камырны бөкләп куярга кирәк. Казылык урынына пешкән ит, тозлы кыяр, баклажан, ташкабак кебек ризыкларны да салырга мөмкин.

Фольгадагы скумбрия

Мин скумбрияне фольгага төреп пешерергә яратам. Башы, койрыгы киселмәгән балыкны яхшылап юарга, эчен алырга. Эчен-тышын тоз белән ышкырга. Борыч сибәргә. Фольгага куеп, ярты лимон согын сибәргә. Лимонны телемләп кисеп, балыкның өстенә, эченә дә куярга була. Укроп, петрушка сибеп, балыкны фольга белән яхшылап төрергә. 40 минут чамасы духовкада пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев