Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзең режиссер, үзең актер

Эш эзләүнең юллары күптөрле. Максатыңа ирешү өчен сценарий язучы да, режиссер да, бер үк вакытта үзең актеры да булырга туры килә. Шәт, замананың мәгълүмати технологияләре моңа иркенлек бирә: эш эзләү нәтиҗәле дә, мавыктыргыч та була. Сезнең игътибарга ике сериядән торган шундый фильм тәкъдим итәбез, аннан күренгәнчә, эш эзләүне яраткан шөгыльгә...

Эш эзләүнең юллары күптөрле. Максатыңа ирешү өчен сценарий язучы да, режиссер да, бер үк вакытта үзең актеры да булырга туры килә. Шәт, замананың мәгълүмати технологияләре моңа иркенлек бирә: эш эзләү нәтиҗәле дә, мавыктыргыч та була. Сезнең игътибарга ике сериядән торган шундый фильм тәкъдим итәбез, аннан күренгәнчә, эш эзләүне яраткан шөгыльгә дә әйләндерергә мөмкин.

Беренче серия
Резюме серләре
Видеорезюме - ул белгеч буларак үзең турында зур булмаган видеоролик. Гадәти булмаган яңа әйберләр һәрчак безне җәлеп итә. Ә инде видеорезюме - мәгълүмат бирүнең бик үзенчәлекле алымы. Ул бик белеп, оста итеп ясалганда, берьюлы берничә мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бирә. Беренчедән, сез эш эзләүче башкалардан аерылып торасыз һәм тәүге тәэсирләрдән үк үз кандидатурагызга карата кызыксыну уятасыз. Ә беренче тәэсирләр алар көчле була, хәтердә кала. Икенчедән, үзегезгә кирәк имидж тудырасыз. Өченчедән, үзреклама нигезенә төшенәсез һәм әңгәмә үтүдә мөмкинлекләрегезне берничә тапкырга арттырасыз.
Сез - сценарий төзүче
Камера алдында нәрсә сөйлиячәгегез турында яхшылап уйлагыз. Нәкъ менә шушы вакансия өчен нинди конкрет мәгълүмат файдалы булачак, шунсын да онытмагыз: видеорезюмегыз 2-3 минуттан да артмаска тиеш. Алай гына да түгел, мәгълүмат сезне белгеч буларак ачарга, оешма өчен алыштыргысыз булуыгызны ассызыкларга тиеш. Түбәндә видеорезюменың структур компонентларын һәм якынча җавапларны тәкъдим итәбез.
1.Сәламләү.
("Хәерле көн, мин .....(исем, фамилия) булам)".
2.Максатыңны җиткерү.
("Мин...... вакансиясенә дәгъва итәм.." яки "Хезмәт базарында мин ... вакансиясенә йөз тотам...")
3.Алган белемең турында сөйләү.
(кайсы елда, нинди уку йортын тәмамлавың, нинди һөнәр алуың)
4.Тәҗрибәң белән таныштыру.
("Минем ... өлкәсендә ... еллык тәҗрибәм бар)". Сөйләгәндә "шөгыльләндем", "идарә иттем", "тормышка ашырдым", "проектладым", "анализладым" һ.б. кебек фигыльләр кулланыгыз.
5.Шәхси сыйфатлар турында мәгълүмат.
("Мин профессиональлелек һәм җаваплылыкны үз күрәм", "Мин бик тиз өйрәнәм", "Мин кешеләр белән тиз уртак тел табам" һ.б.)
6.Рәхмәтле булуыңны белдерү.
(Бу видеороликны карарга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәтлемен")
7.Контакт өчен мәгълүмат бирү.
("Әгәр минем кандидатура сезне кызыксындырса, минем белән ... телефоны аша яки ... электрон почта буенча хәбәрләшергә була)
8.Саубуллашу.
("Сезгә уңайлы вакытта Сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә әзермен. Сау булыгыз! Яки "Сезнең белән хезмәттәшлек итәргә бик шатмын. Сау булыгыз!")
Кечкенә генә сер: үзегез сөйлисе сүзләрне алдан уйлап, язып куйсагыз, аларны видеокамера алдында әйтү җиңел булачак.
Сез - режиссер
Үзегезнең тышкы кыяфәткә һәм янәшә-тирәгә игътибар итегез. Киемегез һәм чәч тарашыгыз рәсми форматта булсын. Сезнең фонда буш стена, картина яки ковер булмаска тиеш. Иң яхшысы - тыйнак эш халәте ясау. Видеорезюменың стиле сез теләгән вакансиягә, эш урынына туры килерлек булсын. Әйтик, иҗат профессиясе видеороликларында оригинальлелеккә, креативлыкка ирек бирелә. Ә, гомумән, җитди, конкрет стильне сакларга кирәк. Үзегезнең кечкенә генә шушы фильмны ясаганда штатив кулланыгыз, кулларыгыз калтырап, картина бозылмасын. Аны видеоредактор ярдәмендә эшкәртегез. Болар барсы да сезнең резюмены сыйфатлы һәм ачык итәр.
Сез - актер
Бернинди дә киеренкелек булмасын! Язудан карап укымаска! Үзегезне иркен хис итегез, гадәтенчә тотыгыз, ә бит сезнең каршыда нибары видеокамера объективы һәм сез берничә тапкыр төшерә аласыз. Йөзегез елмаеп торсын, дустанә, яхшы мөнәсәбәт чагылсын.
Икенче серия
Скайп-интервью яки онлайн-әңгәмә
Бу төр әңгәмә бик уңайлы. Беренчедән, вакыт экономияләнә, чыгымсыз да: беркая да барасы түгел. Икенчедән, соңга калу мөмкинлегенә юл калмый. Өченчедән, онлайн-әңгәмә вакытында үзегезне уңайлы хис итәчәксез, чөнки сез үз территориягездә, ә эш бирүче кабинетында түгел.
Бу процесс үзе дә традицион алымнан аерылмый. Әмма исәпкә алырга кирәк булган кайбер үзенчәлекләр бар.
Техника төзек булсын
Нәкъ менә шуңа күрә дә онлайн-әңгәмәгә җыенганда техник әзерлек мөһим компонент булып тора да. Ә бит кечкенә генә техник төзексезлекләр дә эш бирүчедә тискәре фикер калдырырга мөмкин. Шулай итеп, онлайн-әңгәмә үтү өчен сезгә компьютер, Skype, веб-камера, микрофонлы наушниклар (кечкенә) һәм Интернетның югары тизлектә булганы кирәк. Ноутбукның үзендә урнашкан динамиклардан файдаланмау хәерлерәк, бу тавышның сыйфатын начарлата. Программада теркәлеп, шуны онытмагыз, сезнең логин эшлекле, кыска һәм адекват булырга тиеш. Эш бирүченең контактларын исемлеккә алдан ук кертеп кую һәм элемтә, видеоязма сыйфатын тикшереп алу мәслихәт. Электрон почтагыз ачык һәм карарга әзер булсын: эш бирүчегә нинди дә булса документлар җибәрергә кирәк булуы ихтимал.
Иң мөһиме - сезнең сөйләм
Онлайн-әңгәмә режимында турыдан-туры аралашу булмаганлыктан, сезнең тавыш һәм сөйләм зур роль уйный. Тавышның ачыклыгы, ишетерлек булуы мөһим, әңгәмәдәшегезне бүлдерми генә тыңлагыз. Сөйләгәндә паузалар ясамагыз, начар сүзләр кыстырмагыз, рәсмилекне саклагыз.
"Исәнмесез", дияр алдыннан
Әңгәмә үтү өчен эш урынын әзерләгәндә аның якты булуын, өстәлдәге тәртипне һәм өс киемен кайгыртыгыз. Экранда карашыгызны теләсә-кая йөртмәгез, бу үз-үзеңә ышанмаулыкны һәм ихлассызлыкны күрсәтә. Янәшәдә үзегезгә ярдәм итәрлек материаллар куегыз, әмма алар эш бирүче күзенә ташланып тормасын, ә бары тик сезгә яхшы күренсен. Диплом, сертификат, басылган резюме, ручка, блокнот кул астында торсын. Аларның теләсә кайчан кирәк булуы бар.
Әгәр көтелмәгән хәлләр килеп чыкса?
Чыннан да, бик яхшылап әзерләнгәндә дә элемтә белән өзеклек, башка сездән тормаган хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә сәламләүдән соң эш бирүче белән форс-мажор хәлне: техник өзеклек килеп чыкканда нишләргә кирәклеген алдан сөйләшеп куярга кирәк. Әңгәмәне үткәрү барышын, аның сыйфатын кайгыртып, сез үзегезнең кызыксынган булуны, алдан барсын да уйлый торган кеше булуыгызны күрсәтәсез. Бу бик яхшы. Чираттагы бонус инде кесәгездә дигән сүз. Ә менә сезнең гаеп белән көтелмәгән хәлләр тумасын өчен барсын да өзеп торыгыз - ишек төймәсен, кәрәзле һәм шәһәр телефонын, телевизор, радионы. Бу вакытта бары тик сез һәм сезнең әңгәмәдәш кенә бар!
Килешәсездер, барлык югарыда әйтелгән очракларны исәпкә алсаң, әңгәмә кызыклы, мавыктыргыч, файдалы үтәчәк. Эш эзләүчегә бары тик карар кабул итәргә, Интернетта резюме өлгеләрен карарга, ярдәмчеләр табарга, вакытын һәм урынын сайларга, сөйлисе чыгышны әзерләргә һәм аны сөйләргә өйрәнергә, иң мөһиме - үз-үзеңә ныклап торып ышанырга кирәк. Бер адымда алда булыгыз! Һәр көнегез бәхетле, нәтиҗәле узсын!
( "Служба занятости" журналы материаллары буенча)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзең режиссер, үзең актер