Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзара салым - Азнакайлылар тормышын яхшырту ысулы

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Узган ел гамәлгә...

Олы өйгә ни кирәк, кечесенә шул кирәк дигәндәй, авылларга да кечкенәме ул, әллә ничә урамлы зур авылмы - юлы да, суы да, социаль объектлар да - яшәү өчен һәммәсе кирәк. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары да менә шуны күздә тотып чыгарылган иде. Узган ел гамәлгә кертелгән үз проблемаларыбызны чишүдәге бу яңа алым, әйтергә кирәк, халык тарафыннан хупланып, референдумнар кешеләрнең зур активлыгы белән үтте. Аның төп отышы шунда: кешеләрдән җыелган акчаның һәр бер сумына дәүләт 4 сум акча өсти. Узган ел районның 26 муниципаль берәмлегендә шундый референдумнар үтеп, авыл биләмәләрендә 2664,8 мең сум акча җыелды.

Бу акчалар нинди максатларда тотылды соң? Районның финанс-бюджет палатасыннан алынган мәгълүматлар буенча, аларның 87,7 проценты юлларны төзекләндерүгә, 12,3 проценты су белән тәэмин итү челтәрләрен яңартуга тотылган.

Тагын бер куанычлы яңалык: узган ел ахырында Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 2014 елның 3 квартал нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләргә башка бюджетара трансфертлар җибәрү турында карар чыгарды. Әлеге карар нигезендә Азнакай авыл биләмәләренә 8181,6 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу акча шулай ук биләмә мәсьәләләрен хәл итүгә быел тотылачак. 2014 елның 4нче квартал йомгаклары буенча чыгарылган сумма 2477,6 мең сум исәпләнә. Шул рәвешле, республикадан бүлеп бирелгән бюджетара трансфертларның гомуми суммасы 10659,2 мең сум тәшкил итә.

Быел муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үткәрү апрель аена планлаштырылган. Алар 26 авыл биләмәсендә дә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзара салым Азнакайлылар тормышын яхшырту ысулы