Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Замана әбисе (хикәя)

Тормышның ачысын-төчесен, ачлыкны, ялангачлыкны күп татыган Галия әби бүгенге муллыкка гаҗәпләнеп бетә алмый. -Эх, яшьләй вафат булган картымны кире кайтарасы иде дә, кибетләрдә йөртәсе иде. Шаккатып карап торыр иде, - дияргә ярата ул. Әйе, кибетләрдә әйбер тулып ята. Кайсысының нәрсәгә кирәк икәнен дә белеп бетереп булмый. Идәнне тузансуыртгыч белән чистарталар....

Тормышның ачысын-төчесен, ачлыкны, ялангачлыкны күп татыган Галия әби бүгенге муллыкка гаҗәпләнеп бетә алмый.

-Эх, яшьләй вафат булган картымны кире кайтарасы иде дә, кибетләрдә йөртәсе иде. Шаккатып карап торыр иде, - дияргә ярата ул.

Әйе, кибетләрдә әйбер тулып ята. Кайсысының нәрсәгә кирәк икәнен дә белеп бетереп булмый. Идәнне тузансуыртгыч белән чистарталар. Керне машина юа. Ә итне электр ит турагычы ваклый. Менә хәзер Галия әбинең өенә газ кертәбез, диделәр.

-Керттермим, - дип кырт кисте әби. - Керосинкам яшәсен, мичем яшәсен. Мичкә утын ягасың да, көлен бакчага чыгарып сибәсең. Менә дигән ашлама була. Газ керсә, көл дә булмый икән бит.

Газ оешмасыннан егетләр килде. Аларның: "Әби, өй стенасын тишәргә кирәк, торба сузасы була бит", - дигән сүзләренә каршы әби күтәрелеп бәрелде:

-Тиштерермен мин сезгә өйне, көтеп торыгыз. Барыгыз, бар, үз юлыгызда булыгыз.

Егетләргә чыгып китүдән башка чара калмады.

Азрак тынычлангач, Галия әби керосинкасына йомырка пешерергә куйды да, кәҗәсен саварга чыгып китте. Кәҗәсен саугач, күрше карчыгы белән шактый сөйләшеп торды. Ниндидер шарт-шорт иткән тавышка йөгереп өенә керсә, керосинкага куйган савытта су бетеп, йомыркалар шарт-шорт килеп, түшәмгә атылып, бөтен идәнгә чәчелгәннәр иде.

-И, Ходаем, бу хәтер дигәнең, - дип зарлана-зарлана ул көйгән кәстрүлен агартты. Чәчелгән йомыркаларын җыеп, тавыкларына чыгарып салды. - Йомыркаларны ашап булмады, аш салыйм булмаса. Ашы шактый кайнагач, ярма белән бәрәңге салды да, бакчага чүп утарга чыгып китте. Бер түтәл утады, икене. Аш куйганы исенә төшеп өенә керсә, ашы ташып беткән иде.

- И-и, нишләдем соң мин? - диеп куйды ул. - Гомер буе тамагымны туйдырган керосинкам кәҗәләнә башлады бит.

Ә икенче көнне тагын да хәтәррәге булды: керосинкасына ут капты. Ярый әле якында гына чөйгә эленгән иске бишмәте бар иде. Шуның белән керосинканы каплады да куйды. Ут дигәнең шул арада сүнде.

- И, Ходаем, картаймыш көнеңдә әллә ниләр күрерсең әле.

Ә беркөнне әби өйләренә газ кергән туганнарына кунакка китте. Ул аларда шактый утырды. Шул арада газ плитәсе өстендә аш пешеп чыкты, чәе дә кайнады.

- Күр әле, моның исе дә юк икән бит. Ә керосинканың исе бөтен өйгә тарала. Миңа да газ керттерми булмас.

Икенче көнне ул авыл советына китте.

- Иртәгә үк газ малайларыгызны минем өйгә җибәрегез. Газ кертмичә булмый.

- Белмим инде, Галия әби, сиңа кабат килерләр микән? Куып чыгаргансың түгелме соң? - дигән булып, әбигә сиздерми генә көлеп алды авыл советы сәркатибе дигәнең. - Ярар, әйтеп карармын.

Ике айдан Галия әби газлы булды.

- Газ кергәч, тәрәзә челтәрләре дә бик саргаймый икән. Мичкә дә ягасы юк. Көл дә аласы юк, эше дә кимеде. И-и, рәхәткә чыктым да инде, - дип, очраган бер кешегә әйтә барды. Ә көйсезләнгән керосинкасын агартып, кирәге чыкмый калмас әле дип, хәстәрләп алып куйды.

Ә бер юбилеенда туганнары аңа автомат кер юу машинасы бүләк иттеләр.

- Монысы тагын нәрсә була инде? - дип гаҗәпләнеп сорады ул.

- Керләреңне, порошогыңны саласың да, үзе юа, үзе чайкый, үзе киптерә дигәндәй, менә шундый машина ул.

- И, балакайларым, ак керләремне газ өстендә чиләктә кайнатам, караларын кул белән юам. Миңа нигә инде ул?

- Газ кергәч, рәхәт булдымы? Менә бу машина да шундый җайлы нәрсә инде.

Икенче көнне туганнан-туганының улы, машинаны көйләп, ничек эшләтәсен аңлатып китте. Нәкъ ул аңлатканча Галия әби керләрен юып алды.

- Күр әле, нинди җайлы машина икән бит. Инде күптән аласы булган икән, - дип, ул туганнарына кат-кат рәхмәт укыды.

Бервакыт Галия әби чирләп китте. Дәваханәгә ятарга куштылар.

Ул анда үзенә кирәк булган тагын бер ачыш ясады. Янында ятучы хатынга өчпочмак китергәннәр иде. Ул аларны җылытыр өчен ниндидер калай тартмага тыкты. Өчпочмак дигәнең ә дигәнче җылынды да куйды.

- Ә монысы нинди галәмәт була тагын?

- Галия әби, бу микродулкынлы мич диеп атала. Менә шундый җайлы мич ул.

Туганнан-туганының малае хәл белергә килгәч, Галия әби төртә-төртә теге гаҗәеп мичне күрсәтте.

- Улым, монысының газы да юк икән бит, ә үзе җылыта, - дип гаҗәпләнүен белдерде. - Исән-сау терелеп кайта алсам, миңа да алып бирерсез, яме. Бик җайлы әйбер икән бит. Аңа җитәрлек кенә акчам да бар.

Дәваханәдә озак ятмады ул. Ун көннән кайтып китте. Теге калай тартма дигән мичне дә алдырды. Шушы дулкынлы мичне күрсәтергә дип, күрше карчыгын да чакырды.

- Менә монысына бассаң, бозланып каткан итне 2-3 минутта җебетә икән. Ә менә бу кнопкага бассаң, мич бәрәңгесе унбиш минутта пешә, - дип, күршесен шаккаттырды.

- Ә беләсеңме? - диде күрше әби. - Минем уң яктагы күршем Румия кечкенә тегермән алган. Ә дигәнче ашлыкны тартып бирә икән.

- Булмас,- диде Галия әби. - Тегермән кечкенә булмый. Үзем кереп карамыйча, синең сүзгә бик ышанасы килми.

Ул тегермән карарга кереп китте. Румия аңа катнаш азык чыгарып күрсәтте.

-Алла боерса, монысын да алам. Җәй көне чебиләремә үзем ашлык ваклатырмын. Ул, ахыргы акчасын алып, күрше иргә кертеп бирде. "Тегермән алып кайтып бирерсең, яме", - диде.

Менә шулай итеп, газ кертмим диеп тарткалашып яткан Галия әби заманча карчыкка әйләнде дә куйды.

http://www.kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Замана әбисе (хикәя)