Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Закиров Радик Ясир улына 15 апрель көнне 70 яшь тула

Күктәкә авылында туып, үсмер еллары Тымытыкта үтеп, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Закиров Радик Ясир улына 15 апрель көнне 70 яшь тула. Юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез. Көннәрең шатлык белән узсын, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безнең терәк булып,...

Күктәкә авылында туып, үсмер еллары Тымытыкта үтеп, хәзерге вакытта Азнакайда яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Закиров Радик Ясир улына 15 апрель көнне 70 яшь тула.
Юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Көннәрең шатлык белән узсын, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безнең терәк булып, әниебез белән тигез яшәп, җан тынычлыгында, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, изгелекләрен күреп гомер кичерергә язсын.
Сәламәт бул, әти, гел шат яшә,
Бәхет кунсын гомерең түренә,
Пар канатлар булып әни белән,
Армый атла гомер үренә.
Гомерләр үтә тора. Кызганычка каршы гел шатлыклар гына түгел, югалтулар да калдыра. Синең иңнәреңә дә зур сынау - әтисез үсү авырлыгы төште, шулай да син тырыштың, сыгылмадың, укып медицина хезмәткәре, нефтьче булып эшләдең.
Гомерең буе эштән чыкмый башың,
Үзең өчен, кеше өчен дә,
Күпме кешегә яхшылыгың тигән,
Шушы олы хезмәт юлыңда.
Вакыт бездән сорап тора мени,
Килә, кага гомер ишеген,
70е дә, 80 е дә тула
Җирдә гомер иткән кешенең.
Кышлау гөле бул син кышын,
Җәен җиләк чәчкәсе.
Яшәү гомерең озын булсын
Безнең белән бергә бул.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Закиров Радик Ясир улына 15 апрель көнне 70 яшь тула