Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз илемдә тәмле миңа миләш белән балан да...

Яшь чакта бу җырны тыңлаганда сүзләрендә ясалмалык бар сыман тоела иде. Ничек инде гап-гади миләш белән балан әфлисун һәм бананга караганда татлырак булсын ди! Әкият, имеш. Ул чагында кибет киштәләре җылы як җимешләреннән сыгылып тормый иде шул. Бала чакта бер туганнарда ананас ашаган хәтердә. Әллә ничә кешегә бүлгәч, юп-юка бер...

Яшь чакта бу җырны тыңлаганда сүзләрендә ясалмалык бар сыман тоела иде. Ничек инде гап-гади миләш белән балан әфлисун һәм бананга караганда татлырак булсын ди! Әкият, имеш. Ул чагында кибет киштәләре җылы як җимешләреннән сыгылып тормый иде шул. Бала чакта бер туганнарда ананас ашаган хәтердә. Әллә ничә кешегә бүлгәч, юп-юка бер телем тиде инде ул. Ә менә тәме һаман тел очында тора. Без студент чакта Бауман урамында "Табигать бүләкләре" дигән кибет ачылган иде. Көзен сап-сары кавынны урталай ярып, урамга чыгарып куялар, аның исе әллә кайдан ук борыннарны кытыклап керә. Нигәдер хәзер андый төстәге һәм истәге кавыннар юк.

Ә мунча чыккач лимон белән чәй эчүнең тәме! Хәзер лимон суыткычта шиңеп, бозылып ята, тел тигерәсе дә килми. Әфлисуны, алмасы, грушасы да шул ук. Авызга капсаң, бер тәмнәре юк. Хәер, ниндидер химикатлар белән эшкәртелеп, әллә ничәшәр ел сакланган җимешнең нинди тәме һәм файдасы булсын инде. Әнә, белгечләр дә, бары үз ягыңда үскән җимешләрне генә ашарга кушалар бит.

Ә балан белән миләшнең тәме яшь барган саен арта икән. Кызарып пешкән җимешләрне тәлгәштә килеш өзеп ашарга яратам. Тәнгә ниндидер бер сихәтлек, шифа бирә алар. Элеккечә ачы да түгел, киресенчә, сусыл, баллы. Хәзер инде Әлфия Авзалова кебек үзем җыр сузам:

Исем китми читтә үскән

Әфлисунга, бананга...

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз илемдә тәмле миңа миләш белән балан да...