Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз эшенең остасы

Зөфәр Хикмәтов эш вакытында Мәктәп, училище, армия, эш - минем әңгәмәдәшем: автомобиль юллары идарәсе машинист -экскаваторчысы Зөфәр Хикмәтовның тормыш юлын әнә шулай тасфирларга булыр иде. Малайлар балачакта нәрсә турында хыялланалар соң? Әлбәттә, машина йөртәсе, самолетларда очасы, зур корабларда йөзәсе килә аларның. Зөфәр дә хыялын тормышка ашыру максатыннан, Стәрле авылы урта...

Зөфәр Хикмәтов эш вакытында

Мәктәп, училище, армия, эш - минем әңгәмәдәшем: автомобиль юллары идарәсе машинист -экскаваторчысы Зөфәр Хикмәтовның тормыш юлын әнә шулай тасфирларга булыр иде.

Малайлар балачакта нәрсә турында хыялланалар соң? Әлбәттә, машина йөртәсе, самолетларда очасы, зур корабларда йөзәсе килә аларның. Зөфәр дә хыялын тормышка ашыру максатыннан, Стәрле авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, һөнәри училищеда шоферлыкка укый. Аннан Ерак Көнчыгышта чик буенда армия сафларында хезмәт итеп кайта:

- Мин армиядә зур машинада йөрергә өйрәнеп, тәҗрибә туплап кайттым. Автомобиль юллары идарәсендә мине бик тиз эшкә алдылар, - дип искә ала Зөфәр ерак 80 нче еллар турында. - Баштан механизатор булып эшләдем, ярты елдан соң предприятие мине Тверь шәһәренә хәзерлек курсларына җибәрде.

Менә хәзер 27 ел инде экскаватор машинисты.

Зөфәр Мәхәсим улы спортны ярата. Яшь вакытта ук алар 1 нче урта мәктәптә волейбол уйныйлар. Нәкъ менә шунда булачак тормыш иптәшен башлангыч сыйныфлар укытучысы чибәр Рәмиләне очрата да инде ул. 1990 елда гөрләтеп туй да ясыйлар. Ә УАД аларга туйга фатир бүләк итә. Хикмәтовлар ике бала- Гөлназ һәм Алсуны тәрбиялиләр.

Шундый авыр хезмәт Зөфәрне нәрсәсе белән үзенә тарта икән дип кызыксынам.

- Мин үземнең машинамны да, эшемне дә бик яратам, - ди ул. Елдан-ел эшемнең җиңелләшә, камилләшә баруын тоям. Япон маркалы яңа техника, яхшы хезмәт хакы, тәҗрибәле һәм ярдәмчел Мират Хаҗипов җитәкчелегендәге бердәм коллектив... Мондый шартларда ничек авыр дип зарланырга мөмкин, - ди әңгәмәдәшем.

Зөфәр Хикмәтов кайгыртучан гаилә башлыгы, балаларның яраткан әтисе, коллективта да аны яраталар, хөрмәт итәләр. Озак еллар намуслы хезмәте өчен Зөфәр Мәхәсим улы күпсанлы бүләкләргә ия. Фидакарь хезмәте өчен Президентның рәхмәт хатын аеруча кадерләп саклый ул. Ә моннан 3 ел элек аның фотосурәтен Бөгелмәдәге «Татнефтедор» ҖЧҖнең мактау тактасына куйганнар.

Хәзер дә ул спорт белән шөгыльләнүдән туктамый. Район Сабан туйларында үз үлчәм категориясендә күп тапкырлар батыр булып кала. Эштән соң гаилә белән чаңгы базасына барып чаңгыда шуу, күңелле ял итеп кайту гаиләнең матур традициясенә әйләнгән.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев