Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән

Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгечләре арасында үз эшен хезмәт бурычы яки вазифа дип кенә түгел, ә җаны-тәне белән бирелеп башкаручы кешеләр бар. Галия Гаяз кызы Фаизова әнә шундыйларның берсе. Быел ул үзенең 60 еллык көзенә керде. Шуның 39 елы социаль тәэминат өлкәсенә багышланган. Район социаль тәэминат бүлегендә өлкән хисапчы булып...

Азнакай Пенсия фонды идарәсе белгечләре арасында үз эшен хезмәт бурычы яки вазифа дип кенә түгел, ә җаны-тәне белән бирелеп башкаручы кешеләр бар. Галия Гаяз кызы Фаизова әнә шундыйларның берсе.
Быел ул үзенең 60 еллык көзенә керде. Шуның 39 елы социаль тәэминат өлкәсенә багышланган. Район социаль тәэминат бүлегендә өлкән хисапчы булып башлап, бүгенге көндә Пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү, яңадан хисаплау һәм түләү бүлеге әйдәр белгеч-эксперты ул.
Галия Фаизова бай эш тәҗрибәсенә, тирән белемгә ия һәм яшь белгечләрнең остазы булып тора. Гадилеге, ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле булуы белән тирә-юньдәгеләрнең тирән хөрмәтен казанды. Нәкъ шушы асыл сыйфатлары өчен без аны яратабыз да.
Хөрмәтле Галия Гаязовна! Азнакай Пенсия фонды идарәсе коллективы ихластан Сезне юбилеегыз белән тәбрикли һәм ныклы сәламәтлек, гаиләгезнең, якыннарыгызның җылы карашын, игътибарын тоеп, озын-озак яшәвегезне, барлык якты уй-хыялларыгызның тормышка ашуын тели.
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз эшенә җанытәне белән бирелгән