Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөзьяшәрнең сере нидә?

ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Гарифә Хәкимовада кунакта «Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар», - дип язган Шекспир. Тирә-юньгә күз салыйк әле: безнең күбебез битлектә йөри. Аерма бары тик шунда гына: театрда рольләрне режиссер тәкъдим итсә, тормышта аны һәркем үзенчә сайлый. Берләребез оптимист һәм тормышны чын күңеленнән сөюче,...

ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Гарифә Хәкимовада кунакта

«Тормыш - театр, ә кешеләр - актерлар», - дип язган Шекспир.

Тирә-юньгә күз салыйк әле: безнең күбебез битлектә йөри. Аерма бары тик шунда гына: театрда рольләрне режиссер тәкъдим итсә, тормышта аны һәркем үзенчә сайлый. Берләребез оптимист һәм тормышны чын күңеленнән сөюче, ә икенчеләребез киресенчә бәхетсез, мескен, газап чигүче ролен уйный... Әлбәттә, безгә ирен читләре күтәрелгән, матур итеп елмайган йөзле кешеләр ныграк ошый. Ә бит тормышны яраткан, аңа өмет белән караган кеше, һәрвакыт зарланып, булганына шөкер итмичә, канәгатьсезлек белдереп яшәгәненә караганда тормышта да бәхетле була. Нигә алай икән соң ул? Бу соравыма җавап итеп районыбыз йөзьяшәрләренең берсе - Гарифә Хәкимова язмышын тасвирлыйсым килә. Хезмәт сөючәнлеге, тимердәй нык булуы һәм авырлыклар алдында бирешмәве өчен язмыш аңа озын гомер биргән.

Гарифә апа авыр һәм катлаулы тормыш кичергән. Крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән үк хезмәт сөючән булып үсә. Чоры да авыр була аның. Шуңа да кайда гына эшләргә туры килми, вакыты белән ир-атлар гына башкара алырдай авыр хезмәтне дә үз җилкәсендә күтәрергә туры килә. 10 ел дәвамында берөзлексез фермада эшли: ат җигә, көтү көтә. Булачак ире Нигъмәтҗан Хаҗиев белән дә эш урынында танышалар. Ул чорда алар икесе дә юл төзиләр.

1935 елда яшьләр үз ояларын кора. Гаилә сөенечен озак татырга туры килми: сугыш башлана, ире фронтка китә. Сөйгәненең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрне 1942 елда ук алса да, ул аны гомере буе көтә. Ачлык, ялангачлык, балаларга ашатырга берни юк. Ләкин Гарифә Хәкимова төшенкелеккә бирелми, бернигә дә карамастан ачлыгына да, сугыш михнәтләренә дә каршы тора.

Аларның гаиләсендә дүрт бала: өч малай һәм бер кыз туа. Улларының берсе сабый вакытта ук, 3 яшендә вафат була. Икенчесе дә инвалидлык ала һәм 65 яшендә үлә. Бүгенге көндә Гарифә апа кызы Мәрьям Ризванова белән яши. Бер улы - Пермьдә. Бәхетле әбинең 10 оныгы, оныкчыклары бар.

Гарифә апа көчле хатын-кыз, әле бүген дә ул сәламәтлегенә зарланмый. Балачакта кулын имгәтүгә дә карамастан, бар эшне дә җиренә җиткереп эшли. Аннан соң ул үзенең искиткеч кунакчыллыгы белән аерылып тора. ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов кебек мәртәбәле кунаклар килгәч, аеруча сөенде, алар белән үзенең озак яшәү серләрен уртаклашты. Ә моның әллә ни сере дә юк икән: бердән - тынычлык, икенчедән - дөрес туклану, өченчедән даими хәрәкәттә булырга гына кирәк. Гарифә апа бик шаян кеше, гел елмаеп кына тора. Ул тормышны ярата һәм тормыш аңа шуның белән үк җавап та бирә.

Гарифә апа кебек озак яшәүчеләр районда күп түгел. Митрәй авылыннан Минсафа Галина, Күктәкә авылыннан Гайнелҗинан Габделҗәмилова. Алар барысы да авыр тормыш кичергәннәр, ләкин тормышка булган мәхәббәтләрен, якты киләчәккә өметләрен беркайчан да югалтмаганнар. Гарифә апа әйтүенчә: «Илебездә үзгәрешләр уңайга, тормыш көннән-көн яхшыра. Ә бит моннан 12-13 ел элек без - пенсионерлар пенсияләрен, ә предприятиеләрдә күп кенә хезмәткәрләр эш хакларын (ул бартер белән түләнде) ала алмадылар. Шәһәребез соры һәм караңгы иде. Бары тик хәзерге властьның акыллы курсы аркасында гына илебездәге хәлләр күпкә яхшырды».

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев