Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Икенче глобаль юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы үтә

6-12 май көннәрендә бөтен илдә Берләшкән милләтләр оешмасы башлангычы белән Икенче глобаль юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы үтә. Әлеге кампания дәверендә Азнакай районы ЮХИДИ бүлеге бу көннәрдә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне профилактикалау, киметүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар оештыра. Атналык кысаларында җәяүлеләр кичүләре, юлны аркылы чыгу урыннары тикшерелә, килеп чыккан кимчелекләр бетерелә. Узган...

6-12 май көннәрендә бөтен илдә Берләшкән милләтләр оешмасы башлангычы белән Икенче глобаль юл хәрәкәте хәвефсезлеге атналыгы үтә. Әлеге кампания дәверендә Азнакай районы ЮХИДИ бүлеге бу көннәрдә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне профилактикалау, киметүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар оештыра. Атналык кысаларында җәяүлеләр кичүләре, юлны аркылы чыгу урыннары тикшерелә, килеп чыккан кимчелекләр бетерелә.
Узган ел район территориясендә җәяүлене таптатуның сигез очрагы теркәлде, нәтиҗәдә бер кеше үлде, калганы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Агымдагы елда шундый ике очрак булды, кызганычка каршы, берсенең гомере өзелде.
Җәяүлеләрне бәрдерү очрагының 60 проценты шофер гаебе белән килеп туа. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, җәяүлеләр өчен аяныч тәмамланырга мөмкин.
Җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, закон буенча аңа 200 сум күләмендә штраф каралган. Ә шофер җәяүлене юл кичүеннән үткәрмәгән очракта, 800-1000 сум күләмендә административ штраф салына.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, караңгыда җәяүлеләргә киемнәрендә яктырткыч элементлар (мәсәлән, махсус беләзекләр) файдалану киңәш ителә.
Якын арага яктыртучы фараларны кабызып барганда караңгыда шофер җәяүлене 25-30 метрдан күрә ала. Ә яктырткыч беләзеге булса, шофер аны 130-140 метрдан ук күреп ала. Мондый беләзекләр файдалану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.
Юлны аркылы чыкканда җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга кирәк. Ул булмаган җирдә юл аша чыкканда башта уң якка, аннан сулга карау зарур. Тротуар бар икән, җәяүлеләр бары тик шуннан йөрергә тиешләр.
Юлларда бик игътибарлы булсагыз иде, хөрмәтле райондашлар! Онытмагыз: юл хаталарны гафу итми.

Сирин РАЙМАНОВ, Азнакай ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллар хәвефсез булсын