Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юллар – гомер агышыбыз

"Азнакай ПАТПсы" ААҖ - районда пассажирлар йөртү өчен махсуслашкан һәм хуҗалык итү хисабына эшләүче бердәнбер предприятие. Быел аның оешуына 50 ел тулды. Һөнәри бәйрәм алдыннан газета журналисты аның генераль директоры Җәмил Гайнанов белән очрашты. ПАТП генераль директоры Җәмил Гайнанов -Җәмил Вәлирахманович, ярты гасыр - шактый гомер, озын юл ул. Хәтерне...

"Азнакай ПАТПсы" ААҖ - районда пассажирлар йөртү өчен махсуслашкан һәм хуҗалык итү хисабына эшләүче бердәнбер предприятие. Быел аның оешуына 50 ел тулды. Һөнәри бәйрәм алдыннан газета журналисты аның генераль директоры Җәмил Гайнанов белән очрашты.

ПАТП генераль директоры Җәмил Гайнанов

-Җәмил Вәлирахманович, ярты гасыр - шактый гомер, озын юл ул. Хәтерне яңарту өчен, коллектив оешу тарихына күз салыйк әле?

- Бүгенге шау чәчәккә күмелгән, күп катлы йортлары балкып торган төзек, яшәү өчен уңайлы шәһәр урынында әле кайчан гына урта кул авыл районы үзәге - Азнакай авылы булган. Биредә нефть ятмалары үзләштерелә башлау белән төрле хезмәт күрсәтү предприятиеләре, яңа торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, башка социаль объектлар төзелә, юллар салына. Шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе статусын алган Азнакайда, башлыча, буровиклар, нефтьчеләр, транспортчылар яши. Алар үзәктән дистәләрчә чакрым ераклыктагы буровойларга, промыселларга йөреп эшли. Үз карамакларындагы автотехника гына аларның һәм бистә халкының юл йөрүгә хаҗәтләрен канәгатьләндерми башлый. Шул сәбәпле, 1961 елның 1 августында "Азнакай автохуҗалыгы" предприятиесе төзелә. Аның беренче начальнигы итеп Кәраматулла Занчурин билгеләнә. Беренче 100 техниканы Бөгелмә һәм Лениногорск автохуҗалыклары бүлеп бирә. Оешуының беренче елында коллектив 246 автомобиль йөртүче, хезмәт күрсәтүче эшче һәм ИТР туплый. Безнең тарих шулай башлана. Предприятие белән төрле елларда Әнвәр Сабирович Шәрәфиев (1974 - 1987), Владимир Алексеевич Кротов (1987 - 2010) җитәкчелек итте. Бу дәвернең баштагы кырык елы ПАТПның икътисади үсеш, чәчәк ату чоры булса да, аннан соңгы базар икътисады еллары коллектив эшчәнлегенә шактый авыр йогынты ясады.

- Предприятиенең бүгенгесе ничек?

- Бездә 174 кеше эшли. 92 данә автомобиль техникасы, шул исәптән 86 автобус, ике йөк машинасы һәм автокран бар. Финанс мөмкинлекләре чамалы булу сәбәпле, соңгы биш елда автобуслар паркы яңартылмады диярлек. Андагы техниканың амортизация вакыты 9 - 10 елга җиткән. Иске автобусларны төзек хәлдә тоту зур чыгымнар сорый.

Лизингка алу өчен сакчыллык тәэмин итүче автобусларга заявкалар бирдек. Ә инде автопаркны тулысынча яңарту өчен безгә 57 автотранспорт кирәк булачак. Алга куйган планнарыбызны тормышка ашыру юнәлешендә район җитәкчелегенең, бигрәк тә район башлыгы Рәфис Галиевнең зур кайгыртучанлыгын, даими ярдәмен тоеп яшибез.

-Хәзер вахта йөртү өчен буровиклар, нефтьчеләр, башлыча, махсус транспорт предприятиеләрендәге аз кеше сыйдырышлы микроавтобуслардан файдаланалар. Югалган керемне сез нәрсә исәбенә тулыландырасыз?

-Элегрәк вахта йөртү өчен рейска 250ләп автобус чыгарган булсак, хәзер аларның саны дистәләр белән генә исәпләнә. Шуңа да акча эшләүнең яңадан-яңа юлларын эзлибез. Заявка буенча, җәен-көзен кыр эшләрендә катнашучыларны авылларга йөртәбез, милли һәм дини, Җиңү көне бәйрәмнәре вакытында халык соравын канәгатьләндерәбез. Мәктәп укучыларын, хезмәт коллективларын, ветераннарны истәлекле урыннарга экскурсияләргә, сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр төркемен ял итү, дәвалану урыннарына алып барабыз.

-Коллективның күрке, беренче чиратта, аның кешеләре. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кемнәрне аерып күрсәтер идегез?

-Әйтеп узганымча, предприятиенең икътисади халәте бүген җиңелдән түгел. Хезмәт хакының аз булуын сәбәп итеп, эштән китүчеләр дә булды. Бездә хәзер коллективның чын патриотлары - вазифаларын яратып башкаручылар, һөнәрләренә бирелгәннәр генә эшли. Бүген мин автобус йөртүчеләр Нәфис Гайсин, Равил Таҗиев, Виктор Федоров, Владик Афанасьев, Фәнис Тимербулатов, Фаил Клеблеев һәм инде коллективның горурлыгы булган бердәнбер шофер хатын-кызыбыз - Альбина Якупова исемен мактап телгә алыр идем. Мәктәп укучыларын йөртүче махсус автобус шоферлары да үз эшләрен җиренә җиткереп үти. Араларыннан Марс Галимов, Мирзанур Хәбибуллин, Рим Шәрәфиев аеруча аерылып тора.

Техника ватылмыйча йөрсен өчен, вакытында аңа техник карау уздырырга, көйләп-ремонтлап торырга кирәк. Автомобильләрне ремонтлау слесарьлары Илшат Гайсин, Салават Шәйхлисламов, аккумуляторчы Руслан Шәрипов, токарь Шәфкыя Мәдъярова, техник контроль бүлеге механигы Илгизәр Җаббаров үз өлкәләрендә танылган осталар. Җитештерү белән идарә итү үзәге диспетчеры Земфира Насыйбуллина, диспетчерлар Гөлүсә Миннеярова, Ләйсән Гыйбазова, Роза Арипова, кассирлар Ангелина Морзакаева, Земфира Хикмәтуллина, Эльвира Галләмова үзләренә йөкләнгән вазифаларын төгәл башкаралар. Җитәкчелек кондукторлар Алия Мостафина, Сиринә Мөхәммәтҗанова һәм Зөлфия Ганиева эшеннән дә канәгать.

Агрегатлар ремонтлау слесаре Илшат Гайсин (сулда) автобус йөртүче Равил Таҗиев белән машинаның төзеклеген тикшерәләр

Башлангыч профсоюз оешмасы коллектив тормышында аерым бер урын алып тора. Аны автовокзал начальнигы Зөлфия Баязитова җитәкли. Район күләмендә уздырылган спорт ярышларында, үзешчән сәнгать конкурсларында катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Үзебезнең 306 пенсионер белән эшләүгә профсоюз оешмасы аеруча әһәмият бирә. Бәйрәмнәрдә аларны тәбриклибез, мөрәҗәгать иткәннәргә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Менә шулай яшибез.

Форсаттан файдаланып, ПАТП коллективын, лаеклы ялдагы ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм!

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев