Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Юлдаш" агитбригадасы игенчеләрне моңлы җырлары белән ял иттерә

Сишәмбе көнне "Таллы Бүләк" АХҖК басуларында игенчегә дан җырлап сайраучы сабан тургайларына шәһәр "сандугач"лары - район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы кушылды. Светлана Кәлимуллина, Зинфира Кашапова, Сафуан Хәбиров, Алсу Мөхәммәтҗанова, Азат Вәлиев төшке ашка туктаган игенчеләрне ялкынлы сүзләре, дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерделәр. Көнне-төнгә ялгап тузанлы басу-кырларда армый-талмый эшләп,...

Сишәмбе көнне "Таллы Бүләк" АХҖК басуларында игенчегә дан җырлап сайраучы сабан тургайларына шәһәр "сандугач"лары - район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы кушылды. Светлана Кәлимуллина, Зинфира Кашапова, Сафуан Хәбиров, Алсу Мөхәммәтҗанова, Азат Вәлиев төшке ашка туктаган игенчеләрне ялкынлы сүзләре, дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерделәр.
Көнне-төнгә ялгап тузанлы басу-кырларда армый-талмый эшләп, табыннарыбызга күпереп пешкән икмәк китерүче игенченең хезмәте хөрмәткә лаек. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхси инициативасы белән аеруча фидакарь хезмәт куйган игенчеләргә бүләк сертификатлары бирелә. Бу көнне кооперативның бер төркем механизаторларына әнә шундый сертификатлар тапшырылды.
Ялга туктаган игенчеләр 15-20 минут эчендә тамак ялгап алырга да, концерт карарга да, бүләкле булырга, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкче-белгечләренең киңәш-табышын тыңларга да өлгерделәр.
Әйе, игенченең вакыты юк, аны басулары көтә.
-Быел 2200 гектар җирдә чәчү эшләрен башкарабыз, - ди кооператив җитәкчесе Наил Мотыйгуллин. - Тракторларыбыз соңгы гектарларны иңли. Соң культуралар: 140 гектарда кукуруз, 100 гектарда карабодай чәчәсе калды. Механизатор-игенчеләребезнең берсен дә аерым мактыйсым килми, барысы да тырышып, бар көчләрен куеп эшлиләр. Шулай булмыйча, шушы басуларның икмәген ашап үскән үз авыл егетләребез бит алар.

Алар - беренчеләр рәтендә
Бу арада агитбригада басулардан кайтып керми. Чәршәмбе көнне "Мөстәкыймов ис." ҖЧҖ басуларына юл алдылар. Биредә дә игенчеләргә онытылмас ял минутлары бүләк иттеләр. Барыбыз өчен дә зур әһәмияткә ия булган язгы кыр эшләре чорында районда һәркем үз ярдәмен, өлешен кертергә тырыша. Район җитәкчеләре генә түгел, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да басулардан кайтып керми. Аларның тәҗрибәсе, эшлекле киңәшләре зур әһәмияткә ия мондый җаваплы чорда. Озак еллар дәвамында хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Рәфис Миннегалимов та үзенә беркетелгән Мәндәй авыл басуларында иде. Ул алдынгы механизатор-игенчеләр: Әхсән Шәфыйгуллин, Рәфкать Рамазанов, Гамбәр Шәфыйгуллин, Закир Тимербаев, Ринат Фазлыев, Ирек Фәтхетдинов, Сирин Ихсанов, Наил Хәбибуллин, Илнур Зәйдуллинга сертификатлар тапшырып, олы рәхмәтен белдерде, авыр, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде.
"Мөстәкыймов ис." җәмгыять игенчеләре районда иң беренчеләрдән булып чәчү эшләрен тәмамладылар.
- Без беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керештек, - ди баш агроном Раил Җиһангиров. Тырма артыннан иртә яздан Ирек Фәтхетдинов һәм Рәфкать Рамазанов чәчүгә кереште. Эш икешәр сменада оештырылды. Оператив эшләү нәтиҗәсендә яңгырларга кадәр чәчүнең күпчелеген башкарып та бетергән идек инде. Җир тырмалауда Рөстәм Рамазанов, Рөстәм Хәбибуллин, Әхсән Шәфыйгуллин, Дамир Әгълетдинов, Данил Фазлыев бик оператив эшләделәр. Данил культивацияләүдә актив булды. Ранил Лотфуллин шулай ук культивацияләүдә, Дамир Шәфыйгуллин катоклауда тырыш хезмәт куйдылар.
... Күпме генә вакыт үткәндер, ул арада игенчеләр эшкә дә кузгалды. Чәчтең дә, эш бетте түгел шул. Утырткан игеннәрне тиешенчә тәрбияләп үстерәсе, чүп үләннәренә каршы көрәшәсе бар. Ул арада терлек азыгы хәзерләү эшләре... урак та килеп җитә. Тир түгеп утырткан игенкәйләребез күкрәп үссен, дигән теләктә калыйк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Басуга шәһәр сандугачлары килгән