Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлда җәяүле кү­ренеп торырга тиеш

Кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгыйландыруга да карамастан, республикада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны һаман да югары булып кала бирә. Һава торышының тотрыксызлыгы исә аварияләр санын та­гын да арттыра. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында барлыгы 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше...

Кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгыйландыруга да карамастан, республикада җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны һаман да югары булып кала бирә. Һава торышының тотрыксызлыгы исә аварияләр санын та­гын да арттыра. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда республика юлларында җәяүлеләр катнашында барлыгы 1300 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 132 кеше һәлак булган, барлыгы 1221 җәяүле исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бүген республика юлларында килеп туган аварияләрдә һәлак булучыларның һәр өченчесе (!) ­ - җәяүле. Тагын бер факт: үлем очракларының 70 проценттан артыгы төнлә була. 1 июльдән караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри булса да, күпләр бу кагыйдәләрне санга да сукмый. Райондашларыбыз әлеге мәсьәләгә ничек карый икән? Сүз - аларга.

Илдар Исхаков,
ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы:
- Ел башыннан район территориясендә җәяүлеләр катнашында 12 авария булды. Аларның өчесендә җәяүлеләр үзләре гаепле: кичләрен яктылык кайтаручы элементлар куллану мәҗбүри булса да, күпләр бу кагыйдәләрне үтәргә ашыкмый. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очрагын 65 процентка киметә. Шофер кара киемдәге кешене 50 метрдан күрсә, яктылык кайтаргыч элемент белән бу 200-350 метрга арта.
Илгиз Вәлиев, өлкән яшьтәге шофер:
- Белүемчә, торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда барган вакытта җәяүлеләрдән яктылык кайтаргыч элементлар йөртү сорала. Миңа калса, моны барлык җәяүлеләрдән дә таләп итәргә кирәк. Шәһәрдә караңгы урамнар җитәрлек, беркөн тиешсез урыннан юлны аркылы чыгучы җәяүлене көчкә күреп алдым: кап-кара кием кигән. Олыгайгач машина руле артына бик сирәк утырырга тырышам. Әмма авылга кайтканда, кибет-базарга барганда "тимер ат"сыз булмый. Картлык көндә бәла-казадан Ходай Тәгалә үзе сакласын.
Наилә Ханнанова:
-Яктылык кайтаргыч әйберләрнең булуын барысы да диярлек белеп торалар, ләкин юлда андый элементларны үзләре белән йөртмиләр. Өстәвенә, сатып алырга җыенмыйлар да. Юкка. Үз иминлегебезне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлда җәяүле кү­ренеп торырга тиеш