Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары хезмәт уңышлары белән

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Миргасим Вәлиевич, эшләребез күркәм, уңышларыбыз куанычлы булганда бәйрәм итүләре аеруча күңелле. Авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршылый? - Елына күрә уңышларыбыз куанычлы, йөзгә кызыллык китерерлек...

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усмановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Миргасим Вәлиевич, эшләребез күркәм, уңышларыбыз куанычлы булганда бәйрәм итүләре аеруча күңелле. Авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршылый?
- Елына күрә уңышларыбыз куанычлы, йөзгә кызыллык китерерлек түгел. Районыбыз авыл хуҗалыгы җитештерү күрсәткечләре буенча район күләмендә алдынгылар рәтендә. Барлыгы 120 мең тонна ашлык алынды. Бер гектардан уртача 28 центнер иген уңышы чыкты.
Хөкүмәтебез, район җитәкчелегенең, нефтьчеләребезнең ныклы ярдәменә рәхмәт әйтми мөмкин түгел. Быел гына да авыл хуҗалыгы предприятиеләренә "Татнефть" ярдәме белән «Агроидея» аша 10 млн. сумга авыл хуҗалыгы агрегатлары алынды. Шулай ук 10 урып-җыю һәм терлек азыгы хәзерләү комбайннары алу өчен администрация тарафыннан ярдәм йөзеннән беренчел кертем түләнде.
"Тукай", "Азнакай" агрофирмасы, "Мөстәкыймов исем" ҖЧҖләр бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан аеруча зур уңыш алды.
Шулай ук Кәримов крестьян-фермер хуҗалыгы, "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләр дә матур гына нәтиҗәләргә иреште. Алдынгы хуҗалыклар авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан башкалабыз Казанда узган "Уңыш-2012" бәйрәмендә катнаштылар.

Әлбәттә, иртә таңнан төн уртасына кадәр басулардан кайтып кермәгән игенчеләребезнең намуслы хезмәт җимеше дә. Алар арсында "АФ Азнакай" ҖЧҖдән Илгиз Шәрәфиев, Расих Фазлыев, Илнур Ибраһимов, "Марс" ҖЧҖдән Азат Галәветдинов, "Кәримов" КФХдан Данил Абдуллин, "Союз -Агро"ның Актүбә РПКсыннан Альберт Ишдәүләтов, "Тукай" ҖЧҖдән Инсаф Мияссәров һәм башка бик күпләр бар.
Киләсе ел уңышы өчен яхшы агротехник срокларда 15 мең гектар уҗым культуралары чәчелде. Амбарларга 17 мең тонна орлык салынды.
- Районыбыз терлекчелек өлкәсендә дә югары потенциалга ия.
- Ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең саны 1069 башка артты. Тугыз ай эчендә 6299 бозау алынды, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 941 башка күбрәк.
Сөт саву 30923 центнерга артты (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 114 %), 19442 центнер ит җитештерелде (108%). Терлекләрнең тәүлеклек артымы 603 грамм ( +77 грамм). тәшкил итте. Безгә ел азагына 33 тонна сөт, 2600 тонна ит җитештерү бурычы куелды. 2013 елга сөтне - 35 тонна, ә ит җитештерүне 2800 тоннага җиткерергә, мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерергә тиешбез.
Быелгы бәйрәмебезнең күрке саналучы югары уңышларга ирешкән алдынгы сыер савучылар: "Марс" ҖЧҖдән Сирена Мөхәммәтвәлиева һәм Ләйсән Идрисова; "АФ "Азнакай"дан Мәдинә Махианова, Ләйлә Әсхәбиева, Зилә Сәмигуллина, Регина Шәймиева һәм Гөлүсә Гарифуллина; "Союз Агро" ҖЧҖдән Тамара Мягчилова һәм Алена Фәрхетдинова; терлекчеләр: "Союз- Агро" ҖЧҖдән Сергей Гусев һәм Роберт Фәйзуллин, «Шәвәлиев» КФХдан Светлана Шакирова, «Корбанов» КФХ дан Зөлфия Фаздалова,"Чалпы" ҖЧҖдән Айрат Фазлыевларның исемнәрен горурлык белән әйтеп үтәсе килә. Андый алдынгылар һәрбер хуҗалыкта бар. Санап бетереп тә булмас.
- Бүгенге көндә үз эшен оештыручылар, эшмәкәрлекнең кече формаларын оештыруга зур игътибар бирелә дип беләбез...
- Авылда инициативалы, булдыклы кешеләрне якларга, аларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Дәүләтебез тарафыннан да күптөрле ярдәм формалары каралган. Бары тик бераз тәвәккәллек кенә кирәк. Районда 50 ләп фермер 16 мең гектар сөрүлек җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Азнакай районында 20 гаилә фермасы бар. Аларда 1727 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 617 сыер бар. Алар 14 мең тонна сөт, 1260 тонна ит җитештерделәр. 58 млн.нан да артык кредит алынып, аңа 137 мөгезле эре терлек, 153 умарта, 50 авыл хуҗалыгы машиналары һәм техникасы алынган, 20 терлекчелек бинасы ремонтланган һәм салынган. Авылларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау һәм үстерүдә Татшуган һәм Чубар Абдул авыл җирлекләре башлыклары аеруча актив эшли.
Район Советы карары нигезендә 5 баш савым сыеры булган хуҗалыкларга бушлай савым аппаратлары бирелә. Бу максатта җирле бюджеттан 1 млн. сум акча бүленгән. Бүгенге көндә 74 гаилә шундый аппаратлар алу бәхетенә иреште инде. Якын арада аппаратлар тагын 30лап гаиләгә тапшырылачак.
Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше социаль-икътисади әһәмияткә ия. Авыл хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар социаль проблемаларны чишү, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда төп шарт булып тора.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җитештерү индустриясе эшчәннәре, ветераннар! Сезнең һәммәгезгә эчкерсез рәхмәтебезне җиткерәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар телим. Табыннарыбыз мул, тормышыбыз имин булсын!
Әңгәмәдәш Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары хезмђт ућышлары белђн