Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Югары Стәрле авылында тырыш халык яши

Моның шулай икәнлеген Югары һәм Түбән Стәрле авылларында шәхси хуҗалыкларда асралучы мөгезле эре терлек саны гына да раслый – 500 баштан артык.

Авыл җыенында җирлек башлыгы Лилия Сабирҗанова чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда биредә республика, җирле программалар буенча төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган. Ике авылда ФАП ачылаган, трасса юллары яхшы итеп ремонтланган, авыл башында автобус тукталышы павильоны ясалган, урам яктырткычлары алыштырылган, зиратлар комаланган, һәйкәл яңартылган. Парк төзү эшенә дә керешкәннәр, анда балалар өчен заманча уен мәйданчыгы да булачак. Бу эшләрдә шулай ук авылдашларының да иганәчелек ярдәменә таяналар стәрлеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл халкына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм имин көннәр теләде.

Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Хәбибуллинга мобиль телефон да тапшырды. Әлеге бүләк Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ил күләмендә барлык сугыш ветераннарына бирелә.

Җыр-моң, кызыклы уеннар белән Югары Стәрледә җыен чын бәйрәм төсен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев