Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юбилеең белән, Энҗе Әхмәдулловна!

Бу көннәрдә редакциябезнең иң өлкән ветераннарының берсе Вәлиева Энҗе Әхмәдулла кызының 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гомеренең бик күп елларын "Маяк" газетасында иҗади эшчәнлеккә багышлаган. Җаваплы да, ике телне дә тирәнтен белүне таләп иткән тәрҗемәче хезмәтен башкаруы өстенә иҗтимагый эшләр дә йөкләнгән аңа. Аның үзешчән сәнгатьтә катнашып, сәхнәдәге чыгышларын...

Бу көннәрдә редакциябезнең иң өлкән ветераннарының берсе Вәлиева Энҗе Әхмәдулла кызының 85 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гомеренең бик күп елларын "Маяк" газетасында иҗади эшчәнлеккә багышлаган. Җаваплы да, ике телне дә тирәнтен белүне таләп иткән тәрҗемәче хезмәтен башкаруы өстенә иҗтимагый эшләр дә йөкләнгән аңа. Аның үзешчән сәнгатьтә катнашып, сәхнәдәге чыгышларын чордашлары хәтерлидер әле.

Энҗе апабыз һаман да актив тормыш белән яши, редакциянең бүгенге көне белән дә һәрдаим кызыксынып тора, акыллы киңәшләрен бирә, тәкъдимнәрен җиткерә. Узган ел редакция данын яклап үзешчәннәр бәйгесендә дә катнашты.

Хөрмәтле Энҗе Әхмәдулловна! Сине гомереңнең матур юбилее белән котлап, исәнлек-саулык, бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетеп, иминлектә, бәрәкәттә бәхетле яшәвеңне телибез!

"Маяк" редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилеең белән, Энҗе Әхмәдулловна!