Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ышаныргамы – ышанмаскамы?

Халыкта инде күптәннән май аенда өйләнергә ярамый дигән ырым йөри. Шунлыктан, күп кенә яшь кәләш һәм кияүләр, моңа колак салып, уйланырга дучар. Ә нигә әле нәкъ менә май аенда туйны гөрләтеп уздырмаска соң? Бу имеш-мимешләрне кем уйлап тапкан? - Туй уздыру өчен иң мөһиме - булачак ир белән хатын арасындагы...

Халыкта инде күптәннән май аенда өйләнергә ярамый дигән ырым йөри. Шунлыктан, күп кенә яшь кәләш һәм кияүләр, моңа колак салып, уйланырга дучар. Ә нигә әле нәкъ менә май аенда туйны гөрләтеп уздырмаска соң? Бу имеш-мимешләрне кем уйлап тапкан?

- Туй уздыру өчен иң мөһиме - булачак ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр. Алар бер-берсен хөрмәт итәргә, яратырга һәм аңларга тиеш. Ә менә туйны нинди айда уздыру мөһим түгел, - ди 33 ел элек имеш-мимешләргә, дус кызларның уйдырмаларына карамыйча нәкъ май аенда туен уздырган Гаҗилә Газизова. - Үз тормышымны Рим белән бәйләвемә беркайчан да үкенмәдем һәм үкенмәм дип уйлыйм, гомерем буе ул минем өчен ныклы терәк һәм таяныч булды.

Кемдер ырымнарга ышанып, башкаларны да сак булырга өнди. Мисал өчен, булачак Самойловлар гаиләсе май аенда буласы туйларын июньнең беренче көненә күчереп куйдылар, ә менә Фәрраховлар Илназ һәм Гөлнур туй ае өчен иң матур айны - майны үзләре сайлады.

- Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгәндә, яшәргәндә без дә үзебезнең гаиләне булдырырга уйладык, ә имеш-мимешләргә без ышанмыйбыз, - диләр алар.

- Татар халкында бу әйтемнең мәгънәсе бөтенләй башка, "майда барган бай булыр, майда балда йөзәр", диелә аларда, - дип фаразны кире кага ЗАГС бүлеге баш белгече Светлана Шакирова. - Хәзер яшьләр дә бу әйтемгә бик колак салмый башлады, узган елны май аенда туйларын үткәрергә теләүчеләр 5 кенә булса, быел алар 12.

Бик сирәк кеше генә бу айның исеме каян килеп чыгуы турында уйлана торгандыр. Ай исә элек Римда яшәгән тәрбия һәм туендыру алиһәсе Майаның исемен йөртә икән. Туйны бу айда уздырырга ярамау бары басулардагы чәчү вакыты белән генә бәйләнгән. Башкалар эшләгәндә, ничек инде син бәйрәм итәсең ди!

Статистика буенча, май туйлары ныклырак була, аерылышу очраклары да бик сирәк. Шуңа күрә халык ырымына ышаныргамы, ышанмаскамы икәнен яшьләр үзләре хәл итәргә тиеш.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев