Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырны юлдаш итеп

"Хатирә"гә - 25 ел "Хатирә" ансамбле 1986 елның ноябрь аенда оешты. Аны башлап оештыручы - Азнакай композиторы, җыры озак еллар районыбыз гимны булып торган Сания Әхмәтова булды, ә баянчы итеп танылган композиторыбыз Сафуан Хәбиров билгеләнде. 1991 нче елда аны Заһир Ильясов алмаштырды. 25 ел эчендә җитәкчеләр алмашынып торды, тик баянчы...

"Хатирә"гә - 25 ел

"Хатирә" ансамбле 1986 елның ноябрь аенда оешты. Аны башлап оештыручы - Азнакай композиторы, җыры озак еллар районыбыз гимны булып торган Сания Әхмәтова булды, ә баянчы итеп танылган композиторыбыз Сафуан Хәбиров билгеләнде. 1991 нче елда аны Заһир Ильясов алмаштырды. 25 ел эчендә җитәкчеләр алмашынып торды, тик баянчы Заһир үз хезмәтенә тугры калып, бүгенге көндә дә безнең белән. 2008 елдан ул ансамблебезнең җитәкчесе дә.

Бүгенге көндә ансамбль 22 дән артык берсеннән-берсе уңган, дәртле, зирәк, чая, төрле һөнәргә бай талантлы шәхесләрне берләштерә.

Ансамбль оешканнан бирле татар композиторлары һәм халык җырларын саклап калу, аларны тарату өстендә эшләп, татар телен ныгытуга зур өлеш кертә. Репертуар бик бай: җырлар, биюләр, скетчлар... Үз авторларыбыз да бар. Оешкан көннән алып, бүгенгәчә сәхнәдән төшмәгән ветераннарыбыз Фәрәгать ага Миргасимов, Зариф ага Шәрипов, Тәзкирә апа Хәйруллина, Ания апа Байкина, Бәрия апа Лотфуллина ансамбльнең йөзек кашы. Халык җырларын башкаручы Мәгъдүлә Гумина, челтерәп аккан чишмәдәй чиста тавышлы Тәкыя апа Мифтахова чыгышларын тамашачы хәйран калып тыңлый. Тәгъзимә апа Рәхмәтуллина, Индия апа Мусина, Рузилә Сәлимгәрәева биегәндә яшьләр читтә торсын. Рузиләбез бик матур җырлый да әле.

Шагыйрьләребез, җырчыларыбыз Наҗия Насыйрова һәм Бүләк Зәйнуллина белән чын күңелдән горурланабыз. Бүләк ханым күп җырларның авторы, аларны үзе башкара. Тәслимә Гатауллина оста композиторыбыз. Нәфис сүз остасы, җырчы, биюче Тәнзилә апа Хафизова коллективта аерым урын алып тора. Илсөя Галиева мандолинада бик матур уйнап җырлый.

Коллективка яңа талантлар өстәлеп тора. Нәфис сүз остасы Салават Хөснетдинов шаян шигырьләре белән тамашачының кәефен күтәрә, моңлы, көчле тавышлы. Сәвия Тимеркәева, Рәхилә Кәримованың чыгышлары алкышларга күмелә, мандолинада уйнаучы җырчыбыз Фәнәсия Шакирова үзе белән тормыш иптәше Закирне дә ияртеп килде.

Менә шундый талантлы шәхесләребез белән районда үткәрелгән бөтен чараларда актив катнашып киләбез, хәйрия акцияләреннән дә калмыйбыз. Ел саен Сабантуйда чыгыш ясыйбыз, җәй айларында шәһәребезнең төрле кварталларында "Урам бәйрәмнәре" үткәрәбез. Көзен "Әбиләр чуагы"н көтеп алабыз, конкурсларда катнашыбыз. Районыбыз авылларына гына түгел күрше-тирә район авылларына да барабыз. Ел саен Азнакай санаториендә концерт куябыз, картлар йортына барып, чордашларыбызның күңелен күтәреп кайтабыз. Инвалидлар, әфган сугышында катнашучыларга багышланган чараларга актив кушылабыз.

2003 елда ансамбль башкалабызның 1000 еллыгына багышланган бәйгедә катнашып, лауреат исеме алып кайтты. Шул ук елның декабрь аенда "Халык үзешчән коллективы" исемен алдык. 2008 елның июнь аенда "Җырлыйк әле" музыкаль телевизион тапшыруында катнаштык, шул елның көзендә Сарман район үзәгенә чыгыш ясарга зур концерт белән барсак, 2009 елның көзендә мөслимлеләрне котлап кайттык. Шулай ук "Азнакайнефть" идарәсе делегатлары белән Баулы шәһәренә барып, 7 районнан җыелган мактаулы нефтьчеләр алдында чыгыш ясадык. Бөгелмә шәһәрендә Җиңү көненә багышлап үткәрелгән ветераннар смотрында катнашып, республика оештыру комитетының Дипломына лаек булдык.

Күптән түгел ансамблебезнең оешуына 25 ел тулуга багышлап юбилей концерты үткәрдек. Үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны зурлаганнары өчен шәһәребезнең оешма-предприятие җитәкчеләренә, сәхнә костюмнары тектерү өчен финанс ярдәме күрсәткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга зур рәхмәтлебез.

Әлбәттә, безнең тарафтан кылынган эшләр мәдәният йорты җитәкчеләреннән башка гына эшләнмәде. Район һәм шәһәр мәдәният йортының элеккеге директоры Зөлхия Миңнеханова һәм сәнгать җитәкчесе Римма Фәттахова иҗатыбызга зур этәргеч бирде. Җитәкчеләребез дә ярдәм кулы сузарга гына тора. Киләчәктә дә шулай булыр дигән өмет белән яшибез.

Без, ветераннар, көр күңелле булсак та, ярдәмгә мохтаҗлар. Ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовка бик рәхмәтлебез, бер үтенечебезне дә игътибарсыз калдырмыйча, кирәк чагында спонсор да табып бирә, акыллы киңәшләре дә ярап куя.

Без, "Хатирә" ансамбле ветераннары, тамашачылардан күп санлы мактау сүзләре ишетеп куанабыз. Киләчәктә дә иҗат эшебезне дәвам итәрбез дип уйлыйбыз, чөнки без аларны, алар безне яраткан- тамашачыларыбыз бар.

Айзәрә Хәбибуллина, ансамбль старостасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев