Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырлы-моңлы Солтановлар гаиләсе – Азнакайда үрнәк гаиләләрнең берсе

Азнакайда үрнәк алырдай гаиләләр күп. Шундыйларның берсе - Солтановлар гаиләсе. Һәр көннең тәмен белеп, бер- берсе өчен өзелеп торган бу гаиләне язмый мөмкин түгел... Районда Диләрә белән Айратны белмәгән кеше юк. Чөнки гаиләләре белән сәхнә, халык кешеләре алар. Диләрә ханым Азнакай килене булса да, инде ничә еллар биредә яшәп, үзебезнең...

Азнакайда үрнәк алырдай гаиләләр күп. Шундыйларның берсе - Солтановлар гаиләсе. Һәр көннең тәмен белеп, бер- берсе өчен өзелеп торган бу гаиләне язмый мөмкин түгел...

Районда Диләрә белән Айратны белмәгән кеше юк. Чөнки гаиләләре белән сәхнә, халык кешеләре алар. Диләрә ханым Азнакай килене булса да, инде ничә еллар биредә яшәп, үзебезнең кешегә әверелгән. Чыгышы белән Актанышның Аеш авылыннан ул. Тирә-юнендә гүзәл әрәмәлек, киң болыннары булган, янәшәсендә Сөн аккан, Агыйделле авылларда гына шундый мөләем кешеләр туадыр.

Диләрәне яшьлек еллары Азнакайга илтеп ташлый. Бәхете кемне кайда көтеп тора инде. Ул чагында Диләрә - башлангыч сыйныфлар укытучысы. 1 май авылы егете - Айрат күреп ала аны. Үзе генә түгел. Игезәге Айдар да бар.

Кыз бик озак икеләнеп йөри: "Минем янга бүген алдап Айдар килмәс микән? Ничек эзләренә төшим икән?", - дип баш ватып утырган чаклары аз булмый аның. Шул елларны көлеп искә алырга гына калган хәзер. Күпме сулар аккан, еллар үткән. Тормыш мәшәкатьләре белән чирек гасыр үткәне сизелмичә дә калган...

Бер-бер артлы ике уллары - төп куанычлары дөньяга килә. Тормыш - тәгәрмәчтәй әйләнә, вакыт уза тора. Ныклы гаилә булдырыр өчен, сабырлык, бер-береңә хөрмәт кирәк. Солтановлар гаиләсендә ул бар, шуңа да бәхетнең асылын аңлап яшәп яткан мәлләре хәзер. Олы уллары Артур гаиләле булган, кечкенәләре армия хезмәтеннән кайткан. Гаилә башлыгы - Айрат - йорт төзеп ята.Эшкә осталык күпләргә бирелсә дә, моң - сирәкләргә. Аларның үзенчәлеге дә нәкъ менә шунда - җырлы гаилә булуда.

Диләрә ханымга моң - нәселдән күчкән. Теле йомшак, тавышы яңгырашлы аның. Ә җырлавы үзенә күрә моңлы. "Әтием моңлы кеше. Шуңа охшаганбыздыр. Без гаиләдә биш бала үстек. Абый да җырлый. Ирем яклап та әтиебез тальянда уйный иде, 10 бала алар, араларында талантлы кешеләр күп", - ди Диләрә апа. - Кайда, нинди җыр җырласам да, халыкка дип җырладым".

Уллары да нәсел сәләтләрен алганнар. Зур уллары Артур югары белемле музыкант. Баянда, хоромкада уйный. Бик матур итеп җырлый. Кечкенәләре Азамат гитара серләрен өйрәнгән, оста бии икән. Шулайдыр, ике якның да тирән тамырларын алып, янәшәләрендә сәләтләрен үстерергә этәргеч биреп торучылары - әти-әниләре бар бит!

Җырлау, язу табигый халәт булса да, аның өчен күңелне, тормышны гел мәхәббәт белән сугарып торырга кирәк. Су сибеп тормаганда, яңгыры яумаганда, иң әрсез гөл дә шиңә диләр. Диләрә ханымга исә ул көчне, яшәү ямен тормыш иптәше биргән. Иреннән уңдым дип саный ул. Уңгандыр. Аның тормышта ирешкән уңышлары, үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүе, яшәүгә дәрте, осталыгы шуңа ышандыра.

"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр - бу Айратка да кагыла", - ди Диләрә апа ире турында. - Кулын алтын дисәм арттыру булмас. Анач эшенә осталыгы бар. Бөтен күрше-күләнгә, туганнарга ишек-тәрәзәләрне ул ясый".

Бу гаиләнең йорт җанлы булуын да ассызыклыйсым килә. Саф һавалы авыл йортында туып үскәнгәме, гел үз йортлары дип хыялланган алар. Яңа йорт җиткереп йөргән мәшәкатьле вакытлары әле, чәчәк түтәлләре, кыяр-помидорлар белән мәшәләнгән чаклары. Менә шундый булган, тырыш гаиләләр яши бездә. Мәхәббәтләренә тугры калып, алардай бердәм гаиләләр күбрәк булсын иде арада.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырлымоңлы Солтановлар гаиләсе – Азнакайда үрнәк гаиләләрнең берсе