Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырчы Радик Юльякшин юл һәлакәтенә очраган

Зыян күрүчеләр юк. Якыннары әйтүенчә, арган җырчы вакыйга вакытында йокысыннан да уянмаган. (Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Башинфоррм" хәбәр...

Зыян күрүчеләр юк. Якыннары әйтүенчә, арган җырчы вакыйга вакытында йокысыннан да уянмаган.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Башкорт җырчысы Радик Юльякшин (тәхәллүсе Elvin Grey) юл һәлакәтенә очраган. Җырчы һәм аның администраторлары барган машина трассадан кар көртенә "очкан". Бу хәл иҗат командасы Октябрьский шәһәренә концертка барганда килеп чыккан. Бу хакта "Башинфоррм" хәбәр итә.

Коткару хезмәте хезмәткәрләре тиз килеп җиткән һәм машинаны кар көртеннән чыгарырга ярдәм иткән. Җәрәхәт алучылар юк. Якыннары хәбәр итүенчә, һәлакәт вакытында арган җырчы йокысыннан да уянмаган.

Elvin Grey көн саен диярлек концертлар белән чыгыш ясый. Февраль-апрель айларында гына ул 60 тан артык концерт бирергә уйлый. Шушы вакыт аралыгында җырчы Башкортстан, Татарстан республикалары, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Удмуртия, Марий Эл шәһәрләрендә җырлаячак. 25 март көнне җырчы Мәскәү, 13-14 апрельдә - Уфа, 27-28 апрельдә - Казанда чыгыш ясаячак.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев