Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җыр-моңнар таратты, әбиләр чуагы

Алтын көзнең бер мәлендә Азнакайда ун ел дәвамында үткәрелеп килүче "Әбиләр чуагы"н өлкән яшьтәгеләр сагынып, көтеп ала. Колачы да елдан-ел киңәя бәйрәмнең. Былтыр ике районнан кунаклар килгән булса, быел бәйрәмебез алты район вәкилләре катнашында үтте. Аралашып, йөрешеп, күрешеп торучы дусларыбыз: Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм Әлмәт, Сарман, Мөслим, Ютазы районнары делегацияләре...

Алтын көзнең бер мәлендә Азнакайда ун ел дәвамында үткәрелеп килүче "Әбиләр чуагы"н өлкән яшьтәгеләр сагынып, көтеп ала. Колачы да елдан-ел киңәя бәйрәмнең. Былтыр ике районнан кунаклар килгән булса, быел бәйрәмебез алты район вәкилләре катнашында үтте. Аралашып, йөрешеп, күрешеп торучы дусларыбыз: Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм Әлмәт, Сарман, Мөслим, Ютазы районнары делегацияләре мул музыкаль бүләкләр белән килделәр. Үзебезнең артистлар да тыңлап туйгысыз бит безнең! Шуңа да Шәйхетдинов микрорайонында урнашкан Яшьләр бакчасы зур концерт мәйданчыгына әверелде. Өч-дүрт сәгатькә ул тальян, гармун моңнарына, җырга күмелде.

Киңкырлы талантлы, оста куллы бездә халык. Бакча аллеялары буйлап сузылган өстәлләрдә көзге сый - нигъмәт: яшелчә, җиләк җимеш, алардан әзерләнгән бәлешләр, чәк-чәк, коймак-тәбикмәкләр... Авылларның, оешма-предприятиеләрнең ветераннар советлары инициативасы белән әзерләнгән бу табыннарда безнең халыкка хас кунакчыллык та, муллык та чагыла. Чәен ясап, үзләре пешергән тәм-том белән һәркемне кунак итәләр. Элеккеге еллардагы кебек казаны белән пылау да әзерләнде.

Кул эшләре күргәзмәләре үзе бер гүзәллек дөньясы. Бәйләнгән, чиккән, тукыган әйберләр, агачтан уеп бизәкләп ясалган тартмаларга, сәйләннән үрелгән чәчәк бәйләмнәренә, картиналарга да, аларны иҗат иткән осталарга да сокланып йөрде халык.

Һәр елдагыча, өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләп, бәйрәмебезгә район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе килде. Җылы чыгыш ясап, пенсионерлар белән актив эшләүче бертөркем ветераннар советлары рәисләренә хакимиятнең Рәхмәт хатларын тапшырды, киләчәктә дә шулай армый-талмый эшләүләрен теләде. "Әбиләр чуагы" дигән матур бәйрәмгә нигез салучы һәм аны югарылыкта үткәрү өчен янып-көеп йөрүче җитәкчебез - район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов концертта катнашкан бер кешене дә игътибарсыз калдырмады: чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кызыклы күргәзмәләр әзерләгән ветераннар оешмалары тырышлыгы да бәяләнде.

Чәчәккә күмелде бу көнне халык. Үзебезнең шәхси бакчаларда һәм район ветераннар советы урнашкан ихатада үстерелгән гөлләрдән йөзгә якын аллы-гөлле бәйләм ясап, артистларны гына түгел, бәйрәм караган әбиләрне дә сөендердек. Көне дә матур булды. Күрше районнардан килгән кунаклар бик канәгать булып: "Без дә үзебездә шундый бәйрәм оештырабыз, Алла бирсә", - дип Азнакайдан матур үрнәк алып киттеләр.

Нәсимә Камалиева,

район ветераннар советы әгъзасы

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырмоңнар таратты, әбиләр чуагы