Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылыту сезонына күп калмый, әзер торыйк

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сирәк була торган вакыйгадан - чып-чын ир-егетләргә хас батырлык үрнәге күрсәткән Р. Мотыйгуллинга һәм шундый кыю, кешелекле егет үстергән әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткереп башлады, истәлек бүләге тапшырды. Аннары район җитәкчесе хезмәт ветераннары-юбилярларны котлады. Шулай ук ул Азнакай шәһәренең 25 еллыгын, Республика...

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин сирәк була торган вакыйгадан - чып-чын ир-егетләргә хас батырлык үрнәге күрсәткән Р. Мотыйгуллинга һәм шундый кыю, кешелекле егет үстергән әти-әнисенә рәхмәт сүзләрен җиткереп башлады, истәлек бүләге тапшырды.
Аннары район җитәкчесе хезмәт ветераннары-юбилярларны котлады. Шулай ук ул Азнакай шәһәренең 25 еллыгын, Республика көнен, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен үткәрүдә актив катнашкан оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә үтте!
Киңәшмәдә районның оператив хәл торышы турында хисап тоткан Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров соңгы атна эчендә полициянең дежур частендә 11 хәбәр алынуын әйтте, аларның 9ы чит милеккә кул сузу белән бәйле. Транспорт белән бәйле вакыйгаларның артуы күзәтелә. Шәһәрнең Тукай-Гагарин чатында төнлә белән үсмер кызны машина бәрдереп китә. Күзенә ак-кара күренми чапкан машина хуҗасы бер яктан гаепле булса, сәгать унда өендә утырырга тиешле кызның битараф әти-әнисе икенче яклап гаепле. Балигъ булмаган балаларның җәйге каникул чорында 22.00 сәгатьтә урамда караучысыз йөрергә тиеш түгеллеге турында закон бар һәм ул һичшиксез үтәлергә тиеш. Исереклек нәтиҗәсендә туган "үзара аңлашу"ларда шешәдәшләрнең бер-берсенә тән ярасы ясау очраклары булгалап тора. Шәхси милекне урлаулар арткан, берсе аркасында өлкәннәр хәтта якалашуга кадәр барып җиткән. "Мәк" операциясе барышында законсыз рәвештә наркотик матдә куллану очрагы ачыкланган.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов райондагы социаль учреждениеләр, күпфатирлы йортларның җылылык бирү сезонына әзерлеге турында сөйләде. Радужная урамындагы ике йортта, берничә авылның мәдәният учреждениеләрендә хәл итәсе проблемалар бар. Вакыт ашыктыра, салкыннар башланырга күп калмады, шуңа да җылылык сезонына әзерлек эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелды.
Районыбызда эшмәкәрлек үсеше турында башкарма комитет җитәкчесенең эшмәкәрлек буенча ярдәмчесе Әнвәр Җиһангировның чыгышы тыңланды. Бүгенге көнгә җирлегебездә 2084 кече эшмәкәрлек субъекты исәпләнә, шуларның 406сы юридик затлар булса, крестьян-фермерлык хуҗалыклары - 227, шәхси предприятиеләр - 1451. Шул рәвешле, бизнес өлкәсендә 7,5 мең райондашыбыз хезмәт куя. Соңгы вакытта эшкуарлыкның авылда да актив үсеш алуы куанычлы хәл. Шәхси хуҗалыкларында терлек үрчетү, кош-кортны сату өчен үстерүчеләр, умартачылыкны җәелдерүчеләр күбәя. Үз эшен ачарга теләүчеләргә тиешле ярдәм оештырыла, бу нәүбәттән районда махсус программа уңышлы эшләп килә. Сүз дә юк, кече бизнесның үсеш алуы белән өстәмә эш урыннары булдырыла, мәшгульлек проблемасын хәл итү мөмкинлекләре ачыла. Эшмәкәрлек эшчәнлеген елдан-ел киңәйтә барган Актүбә балалар сәнгать мәктәбе директоры Илсөяр Сәлахова халык һөнәрчелеген үстерүдә бай тәҗрибәсе белән хаклы уртаклаша ала. Киңәшмәдә чыгыш ясап, ул 2010 елда районда кабул ителгән һәм максатчан эшләп килүче халык һөнәрчелеген үстерү, аны саклау, өйрәнү һәм яңарту программасының ни рәвешле тормышка ашырылуы белән таныштырды. Һөнәрчеләребез төрле республика, илкүләм конкурсларда, грантларда катнашып, җиңүләр яулап киләләр. Сүз дә юк, бу барыбыз өчен дә күркәм хәбәрләр һәм күңелдә осталарыбыз белән горурлану хисләре уята. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һөнәрчеләребезгә киләчәктә тагын да киңәергә һәм яңа уңышларга ирешүләрен теләде. Авылларда да филиаллар ачу тәкъдиме бердәм хупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылыту сезонына күп калмый, әзер торыйк