Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылы бирү чорында кайбер азнакайлылардан зарлану очраклары булган

Быел сентябрь аеннан ук көннәр суытып җибәрде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятие җитәкчеләре халыкка уңайлы булсын өчен җылылыкны алдан ук бирү чарасын күрде. Җылылык районыбызның барлык йортларына да килгәнме? Нинди проблемалар бар? Әлеге уңайдан ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимовка мөрәҗәгать иттек. - Азнакай муниципаль районында 23...

Быел сентябрь аеннан ук көннәр суытып җибәрде. Район һәм шәһәр җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятие җитәкчеләре халыкка уңайлы булсын өчен җылылыкны алдан ук бирү чарасын күрде. Җылылык районыбызның барлык йортларына да килгәнме? Нинди проблемалар бар? Әлеге уңайдан ЖКХ һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимовка мөрәҗәгать иттек.

- Азнакай муниципаль районында 23 сентябрьдән җылыту сезоны башланды. Алдан ук хәзерлек эшләре алып барылу сәбәпле, биредә әллә ни проблемалар тумады.

Райондагы 350 йортка җылы бирелде. Аларның 321енә үзәкләштерелгән система аша бирелсә, 28е аерым җиһазлар аша. "Водоканалсервис" ААҖ филиалының Азнакай предприятиесе, «КСТ-2000» ҖЧҖ, «Сельхозжилсервис» унитар предприятиесе җылыны вакытында бирделәр. "Инженерлык челтәре", "Универсал-строй", «Жилкомсервис» ҖЧҖләре дә эшләрен төгәл башкардылар.

Гомуми кагыйдәләр буенча, җылы урамда 5 көн дәвамында 8 градус суык булганда бирелә. Әмма, район һәм шәһәр җитәкчелеге, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр бу шартларның үтәлүен көтеп тормады. Халык гозерен үзәккә куеп, аларга уңайлы булсын өчен, җылыны сентябрь аеннан ук бирде.

- Һава торышы гел үзгәреп тора. Октябрьдә көннәр янә җылытып җибәрде. Мондый очракта температура ничек көйләнә?

- Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының җылылык сезоны башлану турында махсус күрсәтмәсе бар. Аның нигезендә "Водоканалсервис" ААҖ филиалы - Азнакай җылылык челтәре предприятиесе һәм «КСТ-2000» ҖЧҖ безгә температура графигын тәкъдим итте. Димәк, йортларга җылы тыштагы һава температурасына бәйле рәвештә бирелә.

- Бу уңайдан гражданнардан зарлану очраклары булдымы?

- Җылы бирү чорында кайбер гражданнардан гаризалар булды. Әмма алар торак милекчеләре ширкәтләре, "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ белән берлектә үзвакытында хәл ителде.

Болар батарея, торбаларда һава калу, җылыту радиаторларының сафтан чыгуы һәм башка шундый тиз хәл итәрдәй очраклар белән бәйле иде. Гомумән, җылыту сезоны вакытында башланды һәм җитди аварияләр килеп чыкмады. Проблемалар, җитешсезлекләр эш дәвамында булып тора инде ул. Кайдадыр басым кимергә, җиһазлар ватылырга, авария булырга мөмкин. Тормыш булгач, төрле хәлләр була.

Мондый очракларда гражданнар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 7-86-86 телефоны аша "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖнә, үзләренең торак ширкәтенә шалтырата алалар, эш вакытында исә 7-35-65, 7-21-11 телефоннары аша безнең департаментка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без гражданнардан кергән бер генә гозерне дә игътибарсыз калдырмыйбыз.

Әмма, җылылыктан кулланучыларның үзләреннән дә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп баруларын сорар идем. Эштә кыенлыклар килеп чыкмасын, өйләребезгә өзлексез җылы килеп торсын өчен күрсәтелгән хезмәт өчен үзвакытында түләп бару зур әһәмияткә ия.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылы бирү чорында кайбер азнакайлылардан зарлану очраклары булган