Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ыкның гүзәл Бүләге

Туган як, туган җир, туган авыл! Әлеге өч сихри сүзне берләштергән илаhи бер халәт hәрбер адәм баласының күңел түрендә яшидер. Авылыбызның үткәнен, бүгенгесен барлау, киләчәк буыннарга күркәм мирас калдыру нисбәтеннән Бүләк (элеккеге Сасы Күл) турында китап чыгару өчен бар тырышлыгыбызны куйдык. Авылыбызның мөхтәрәм затлары - Казан шәhәрендә гомер итүче Шакирә...

Туган як, туган җир, туган авыл! Әлеге өч сихри сүзне берләштергән илаhи бер халәт hәрбер адәм баласының күңел түрендә яшидер. Авылыбызның үткәнен, бүгенгесен барлау, киләчәк буыннарга күркәм мирас калдыру нисбәтеннән Бүләк (элеккеге Сасы Күл) турында китап чыгару өчен бар тырышлыгыбызны куйдык.
Авылыбызның мөхтәрәм затлары - Казан шәhәрендә гомер итүче Шакирә Нигъмәтулловна hәм аның тормыш иптәше, академик, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт киңәшчесе Ренат Хәлиулла улы Мөслимовлар иганәлек ярдәме күрсәттеләр. Аларның беренче генә ярдәме түгел бу. Моңа кадәр дә Бүләкнең нәкъ үзәгендә мәhабәт мәчет төзетүдә, урамнарга асфальт юл түшәтүдә, Сабантуйлар үткәрүдә зур өлешләрен керттеләр. Чиксез рәхмәт хисләре белән аларга авылдашлар рәхмәт әйтеп баш ия, алар белән горурлана.
Һәм менә 6 ноябрь көнне Бүләк авылы мәдәният йортында "Ыкның гүзәл Бүләге" исемле китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Бу чарага тамырлары белән авылыбызга тоташкан бик күп мөхтәрәм шәхесләр кайтты. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең экс-президенты, Уфа дәүләт нефть техник университетынең элекке ректоры Айрат Шаммазов, Әлмәт жир hәм милек дәүләт комитетында озак еллар житәкче урында эшләгән Миңнефаил Хәбибуллин, Азнакай 8 нче урта мәктәбенең директоры булган Мисбах Садретдинов, Тымытык авылында гомер кичерүче ветераннар советы рәисе Радик Солтанов үзләренең якты балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Билгеле сәбәпләр белән кичәгә кайта алмаган авылдашларыбыз - республика клиник сырхауханәсенең фониатрия үзәге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Әнфәс Рәүпов, шагыйрь Ләис Зөлкарнәй үз сәламнәрен ирештерделәр.
Безнең авыл талантлы шәхесләргә бик бай. Горурланып искә алырлык Советлар Союзы Герое Фәйзулла Әгълетдинов, мәрхүм шагыйрьләребез Фәиз Зөлкарнәй, Габбәс Әхмәтжанов, Фәhим Шәймәрдановлар да биредә туган.
Җырлы-моңлы әдәби кичә бик матур үтте. Бүләк халкы район hәм авыл житәкчеләренә, китапны төзегән язучылар Марсель Гарипов, Илдус Гыйләжев, Ниhат Мозаффаровка, материал туплауда ярдәм иткән Роза, Ханә, Гөлмәдинә апаларга, кичәне үткәрүчеләргә зур рәхмәтле калды.
Китапны сатудан кергән акчаны Мөслимовлар авылыбызның зиратын төзекләндерүгә тотарга тәкъдим белдерделәр. Авылдашлар бертавыштан әлеге изге гамәлне хупладылар.
Гөлчәчәк Хаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ыкның гүзәл Бүләге