Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйге каникулда Азнакай яшүсмерләре эш белән тәэмин ителәчәк

Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге предприятие-оешмалар белән берлектә 14-18 яшьлек балаларның мәшгульлеген муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин ярдәмендә район башкарма комитеты карары нигезендә тормышка ашыра. Әлеге эштән мәгариф, яшьләр идарәләре, район үзәк сырхауханәсе, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия дә читтә калмый. Районыбызда тормышка ашырыла торган бу программа балаларга...


Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге предприятие-оешмалар белән берлектә 14-18 яшьлек балаларның мәшгульлеген муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллин ярдәмендә район башкарма комитеты карары нигезендә тормышка ашыра. Әлеге эштән мәгариф, яшьләр идарәләре, район үзәк сырхауханәсе, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия дә читтә калмый.

Районыбызда тормышка ашырыла торган бу программа балаларга каникул чорында гына түгел, укудан буш вакытта да ел дәвамында эшләү мөмкинлеге бирә. Алар тәҗрибә туплый, акча эшли, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, төрле һөнәрләр белән таныша.

2013 елда 750 укучыны эшкә урнаштыру планлаштырыла.


Мәшгульлек үзәге белән мөнәсәбәт

Эш белән тәэмин итүчеләр яшүсмерләрне вакытлыча эшкә алганда Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән килешү төзи. Анда эшнең төре, башкару чоры, режимы, кирәкле хезмәткәрләр саны күрсәтелә.

Хезмәткә түләү

Яшүсмерләрнең хезмәтен эш белән тәэмин итүче түли. РФ Хезмәт кодексының 133 нче маддәсе нигезендә, хезмәткәр үзенә билгеләнгән норманы үтәгән очракта, федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким алмаска тиеш.

Яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштырганда аларга матди ярдәм күрсәтү йөзеннән федераль яки республика бюджетыннан акча каралган икән, ул эш белән тәэмин итүче түли торган хезмәт хакына өстәмә итеп бирелә. Һәр яшь категориясе өчен билгеләнгән айлык эш нормасы үтәлгән очракта, әлеге матди ярдәм эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмендә (850 сум) түләнә.


Яшүсмерләрне нинди эшләргә тартырга мөмкин?

Яшүсмерләр район һәм шәһәр территориясен төзекләндерү; вак-төяк ремонт һәм ярдәмче эшләрдә; авыл хуҗалыгы культураларын карауда һәм уңыш җыюда; мәдәни-массакүләм чараларда хезмәт күрсәтүдә; социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтүдә; типография, журналистлык, курьер эшләрендә һәм РФ Хезмәт кодексында яшьләр өчен рөхсәт ителгән башка өлкәләрдә хезмәт куя ала.

Төп таләп - эш баланың сәламәтлегенә, дөрес үсешенә, әхлагына һәм укуына зыян салмаска тиеш. 14 яшьлек балалар эшкә бары ата-ана яки законлы караучы һәм опека органнарының язмача ризалыгы нигезендә генә кабул ителә.

Балигъ булмаганнарга нинди эшләр тыела?

РФ Хезмәт кодексының 265 нче маддәсе нигезендә балигъ булмаганнарны зыянлы яки куркыныч шартлар булган хезмәткә, җир асты эшләренә, шулай ук сәламәтлеге һәм әхлакый үсешенә зыян сала торган эшләргә (уен бизнесы, төнге кабаре һәм клублар, исерткеч эчемлекләр, тәмәке, наркотик матдәләр җитештерү һәм сату) тарту, авыр йөк ташыту тыела.

Шулай ук балигъ булмаганнарны берьюлы ике урында; вахта алымы белән; дини оешмаларда эшләтергә ярамый.

Ничә яшьтән эшкә кабул итәләр?

РФ Хезмәт кодексының 63 нче маддәсе 16 яшьтән эшкә алырга рөхсәт бирә. Әмма түбәндәге шартлар булганда, бала 14 яшьтән дә эшкә кабул ителә ала:

-эш баланың сәламәтлегенә зыян салмаса;

-эш укудан буш вакытта башкарылса һәм уку процессына зыян салмаса;

-ата-ананың берсе (уллыкка яки кызлыкка алучы, попечитель), опека органы эшкә рөхсәт бирсә.

РФ Хезмәт кодексының 70 нче маддәсе 18 яше тулмаган хезмәткәрләргә сынау чоры билгеләүне тыя. Шулай ук әлеге кодексның 92 маддәсе нигезендә эш вакыты атнага уналты яше тулмаган балаларга - 24 сәгатьтән, уналты яшьтән унсигез яшькә кадәр 35 сәгатьтән артмаска тиеш.


Эшкә урнашу өчен яшүсмерләргә түбәндәге

документлар кирәк:

-15 яшь тулмаган икән, әтисе яки әнисенең (опекун, попечительнең) язмача рөхсәте;

-паспорт яки аны алыштыручы документ;

-сәламәтлек торышы турында белешмә;

-уку йортыннан уку режимы турында белешмә;

-дәүләт пенсия иминияте таныклыгы;

-салым түләүченең шәхси номеры (ИНН).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәйге каникулда Азнакай яшүсмерләре эш белән тәэмин ителәчәк