Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язмышына рәхмәтле

Фиалка Әхмәтованы өлкән һәм урта буын азнакайлылар яхшы хәтерлиләрдер. Аның бар хезмәт юлы халык белән тыгыз бәйле.

Татшуган авылында педогоглар гаиләсендә дөньяга килә ул.

– Әтием Камалетдин Хәйретдинов танк взводы командиры, офицер дәрәҗәсендә озын сугыш юллары узып, ике «Кызыл Йолдыз ордены, «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләренә ия булып, 1947 елның апрелендә генә туган авылы Түбән Сукаешка кайта. Әнием – Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылы кызы Хәтирә Аитова белән алар сугыш алдыннан – 1939 елда гаилә коралар. Әтием лаеклы ялгы чыкканчы 20 ел Татшуган мәктәбе белән җитәкчелек итте, әнием татар теле һәм биология укытты, РСФСР мәгариф отличнигы исеменә лаек булды. Абыем Рафаэль белән мине кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияләп үстерделәр, – дип искә ала Фиалка ханым кадерлеләрен.

Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Фиалка «Азнакайнефть» идарәсенең пар һәм су белән тәэмин итү цехында электромонтер булып эшли башлый. Коммуналь предприятиеләр һәм төзекләндерү комбинатының йортлар белән идарәчесе булып эшләргә дә туры килә.

– 1976-1981 елларда КПСС райкомының беренче секретаре Әнвәр Баһаутдинов секретаре, аннан биш ел оештыру бүлеге инструкторы булып эшләгән чорлар минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булды. Саратов югары партия мәктәбен тәмамладым. Шулай ук кешеләрдә уңай сыйфатларны күрә белгән, намуслы, ярдәмчел КПСС райкомының беренче секретаре Октябрь Мөхетдиновның, район башлыгы Әнәс Исхаков, оештыру бүлегендә Мәгъсүм Газизянов, Әхәт

Гарифуллин яхшы остазларым булдылар, шундый кешеләр белән очраштырганга язмышыма рәхмәтлемен, – ди ул.

Ундүрт ел дәвамында социаль тәэмин итү идарәсе җитәкчесе, үзгәртелгәннән соң пенсия бүлеге начальнигы, район һәм шәһәр хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире, биш ел дәвамында халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы рәисе урынбасары вазифаларын башкарганда аларның үрнәге дә, киңәшләре дә аңа нык ярдәм итә.

2005 елда ул, сәламәтлеге какшау сәбәпле, инвалидлык буенча пенсиягә китә.

Фиалка Камалетдиновна эшләгән чорларда Азнакай социаль тәэмин итү идарәсе республиканың Социаль тәэмин итү министрлыгы тарафыннан бары уңай бәяләнә, алдынгылар сафында була. Пенсионерларның хокуклары һәм аларга дәүләт тарафыннан каралган ташламалар хакында эш урыннарында, авылларга чыгып, «Маяк» газетасы, җирле телевидение аркылы киң аңлату эше алып барыла. Хезмәт коллективларында лаеклы ялга чыгучыларга пенсия таныклыгын тантанлы төстә тапшырулар оештырыла. Пенсия бүлеге каршында актив пенсионерлардан иҗтимагый совет төзелә. Сәпәй авылында ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, өлкән яшьтәге мохтаҗ ялгыз пенсионерларга өйдә ярдәм күрсәтү, специальләштерелгән социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре ачыла. Илдә барган үзгәрешләр социаль тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре алдына да зур сынаулар куя.

– Аеруча 1998 ел нык истә калды, – ди Фиалка Әхмәтова. – Пенсионерларга түләргә пенсия җитми. Каян акча табарга, инвалидларга, күп балалы, мохтаҗ галәләргә ничек ярдәм итәргә? Әлеге хәлдән чыгу юлларын эзләдек. Кибетләр аша талон буенча азык-төлек бирү оештырылды. Шул чакта бергә эшләгән

хезмәткәрләремә, аларның гаиләләренә бүген дә рәхмәтлемен, алар зарланмадылар, төнге уникегә кадәр документлар белән утырырга туры килде.

Әле тагын бер очрак турында әйтеп китми булмый. Район Советы депутаты чагында аңа Камышлы авылы халкы Камышлы һәм Чалпы арасында юл төзүне сорап мөрәҗәгать итә. 2005 елның 16 июнендә районга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев килә. Азнакай берләштерелгән Совет утырышыннан соң Фиалка Әхмәтова Президентка әлеге сорау белән мөрәҗәгать итә һәм юл мәсьәләсе уңай чишелә.

36 ел хезмәт юлының 31 елы – бюджет өлкәсе, шуның 29 елы дәүләт гражданлык хезмәте белән бәйле. Кешеләрне тыңлый, аларның хәленә керә белү, итәгатьлелек, намуслылык – Фиалка Камалетдин кызы әлеге күркәм сыйфатлары белән халык арасында хөрмәт казана.

Тормыш иптәше, ныклы терәге һәм таянычы, шулай ук районыбыз тарихында якты эшләре белән үз эзен калдырган Ирек Мәхмүт улы белән алар үзләре кебек үк төпле, тырыш, акыллы балалар үстерәләр. Бүген инде икесе дә лаеклы ялда. Тормышлары түгәрәк, күңелләре тыныч. Бары Ходай сәламәтлектән һәм тигезлектән генә аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев