Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язмышыма рәхмәтлемен

Гомерен урманчылык эшенә багышлаган Ильяс Галимов Төзүче үзе төзегән йортларны күреп сөенә, укытучы тәрбияләгән укучылары белән горурлана, ә урманчы? Урманчы өчен үзе үстергән мәхабәт имәннәре, зифа буйлы каеннары, төз чыршыларын күрүдән дә зур бәхет бармы икән? «Мин үз бәхетемне офыкларга кадәр сузылган урманнарда күрәм. Һәр агач, һәр куак җан җылысын...

Гомерен урманчылык эшенә багышлаган Ильяс Галимов

Төзүче үзе төзегән йортларны күреп сөенә, укытучы тәрбияләгән укучылары белән горурлана, ә урманчы? Урманчы өчен үзе үстергән мәхабәт имәннәре, зифа буйлы каеннары, төз чыршыларын күрүдән дә зур бәхет бармы икән? «Мин үз бәхетемне офыкларга кадәр сузылган урманнарда күрәм. Һәр агач, һәр куак җан җылысын кушып утыртылган, сабый баладай назлап үстерелгән. Шуңа да кадерле, җанга якын алар», - ди 40 ел гомерен урманчылык эшенә багышлаган Ильяс Галимов.

Бөгелмә шәһәрендә тимер юлчылар гаиләсендә туып-үскән Ильясны урманчылык ни белән җәлеп иткән соң? Бу соравыма ул:

- Бер дә уйламаган җирдән килеп кердем, ләкин шулкадәр яратып эшләячәк, игелекле эш әзерләп куйганы өчен мин язмышыма бик рәхмәтлемен. Урта мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, абыйларым (әнинең туганнары) Җәмил белән Камил мине Азнакайга чакырдылар. «Кил, энекәш! Бик матур яклар монда. Ык буйлары үзе генә ни тора», - диделәр.

Менә нидә икән хикмәт: егетнең күңелендә матурлыкны күрә белү, табигатькә соклану көчле булган икән бит. Юкса, «матур яклар» дигәнгә генә үсенеп килер идеме?

1975 елның гыйнвар ае була ул. И.Галимов Азнакай урман хуҗалыгына станокчы булып эшкә урнаша. Җитәкчелек егетнең тырышлыгын һәм кулы эшкә ятып торганлыгын бик тиз искәреп ала, ә инде июнь аенда мастер итеп куялар үзен. Галимов хезмәт баскычыннан күтәрелүен дәвам итә: 10 елдан урманчы (лесничий) ярдәмчесе, урманчы, урманнарны саклау инженеры һәм менә 2000 елдан алып Мәлбагыш урманчылыгы урманчысы булып эшли.

Азнакайның горурлыгы булган, тарихларга кергән Чатыр тау урманчылыгының беренче урманчысы була Галимов, аны саклап калуда үзеннән зур өлеш кертә.

- Чатыр тау итәгендә 27 гектар җиргә каен, 2 гектарга карагай утырттык, маллар йөрмәсен өчен 6 гектар киртә тоттык, - дип искә ала ул. - Бигрәк тә 1975 нче елларда агач утырту көчле булды. Сәпәй, Уразай, Әсәй, Митрәй, Вахитов, Сарлы, Стәрле, Тымытык җирләрендә урман полосалары үсеп чыкты. Елына 380шәр гектар(!) агач утырткан еллар бар иде.

Ильяс Шамил улының тырыш, фидакарь хезмәте лаеклы бәяләнә. Бүләкләр арасында район администрациясенең, ТР урман хуҗалыгы, табигый ресурслар министрлыкларының Мактау грамоталары бар. Күкрәген «СССР дәүләт урман сакчылыгында 10-20 ел хезмәте өчен», «Россия урман байлыкларын саклаган өчен» күкрәк билгеләре бизи. Хезмәт ветераны бу уңышлар һәм гомумән, чын урман белгече, җитәкче булып өлгерүендә Степан Гурьянов, Сәүдә Кашапова, Юрий Киреев, Минталип Буриннарны үзенең укытучылары, остазлары итеп саный һәм чын мәгънәсендә горурлана. Ә Рәис Хисмәтов, Рәйхана Һадиева, Мәсәлим Вәлиев, Мөсәяф Вәлиев, Мөнир Якупов, Бәхтияр Ашимовлар бүгенге көндә аның ышанычы, таянычы.

Бар гомерен урманчылыкка багышлаган урманчы җанын кыйнаган әйберләрне әйтми кала алмады:

- Урманга кулланучы буларак кына карау, аны сату, ихаталап кую белән килешә алмыйм мин. Татарстанда әлегә җитәкчеләребез акыллы эш йөртә. Ә бит таратылган җирләр дә күп. Урман - товар түгел, ул халык байлыгы. Аны сакларга, кадерләргә кирәк. Шул чагында гына ул юмарт һәм шәфкатьле булыр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев