Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы кыр эшләре. Без чәчүгә әзер

Бүгенге көндә районда кыр эшләренә ныклы әзерлек эшләре бара. Быел бөртеклеләр - 57, 6 мең гектарда, шул исәптән кукуруз - 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) - 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Мәгълүм булганча, бу елда нәкъ менә югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк. Чәчүгә 13,9...

Бүгенге көндә районда кыр эшләренә ныклы әзерлек эшләре бара. Быел бөртеклеләр - 57, 6 мең гектарда, шул исәптән кукуруз - 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) - 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Мәгълүм булганча, бу елда нәкъ менә югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк. Чәчүгә 13,9 мең тонна орлык кирәк булса, азнакайлылар аны артыгы белән 15,2 мең итеп салып куйганнар. Әгәр чәчүлек җирләре ашлама белән тәэмин ителмәсә, уңышка өмет юк. Моны авыл җирлекләрендә яхшы аңлап, алдан ук чарасын күрәләр. Бер гектар чәчүлек җиренә 37 килограмм тәэсир итү көчендә булган минераль ашлама тупланган инде. Иң әһәмиятлесе: язгы чәчүдә катнашачак техникаларның хәрби әзерлектә булуы. Бүгенге көндә тракторлар һәм тагылма кораллар - 95, ә башка чәчүлек комплекслары - 93 процент әзерлектә.

Районыбызда матур традиция буенча быел да район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, ветераннар катнашында хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия оешты. Алар тиздән барлык агропредприятиеләрдә булып, техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген карап, тикшереп чыгачак. "Киңәшле эш таркалмас", - диләр бит. Нәкъ менә шунда игенчеләр җитәкчеләргә үз гозерләрен җиткерә, үзара киңәшләшеп ярдәмләшү мөмкинлеге табыла.

- Без әзер! Һава шартлары мөмкинлек бирү белән чәчүгә кереп китәбез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы кыр эшләре. Без чәчүгә әзер