Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы каникуллар чорында Азнакайда балалар катнашында юл хәлакәтләре саны арта

Мәктәпләрдә язгы каникуллар бара. Статистика мәгълүматлары балалар катнашында юл һәлакәтләренең шушы чорда артуын күрсәтә. ЮХИДИның район бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра, чөнки бу вакытта балалар күбрәк урамда йөри. Шаярып, кинәт юлга, я туктап торган машина артыннан килеп чыгарга мөмкиннәр. Балаларның иминлегендә әти-әниләрнең үзләренең юл кагыйдәләрен катгый...

Мәктәпләрдә язгы каникуллар бара. Статистика мәгълүматлары балалар катнашында юл һәлакәтләренең шушы чорда артуын күрсәтә. ЮХИДИның район бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм уяу булырга чакыра, чөнки бу вакытта балалар күбрәк урамда йөри. Шаярып, кинәт юлга, я туктап торган машина артыннан килеп чыгарга мөмкиннәр.

Балаларның иминлегендә әти-әниләрнең үзләренең юл кагыйдәләрен катгый саклавы зур әһәмияткә ия. Кечкенәдән үк аларга кагыйдәләрне өйрәтегез һәм сабыйларны бер вакытта да игътибарсыз калдырмагыз! Балаларны махсус җайланмаларда утыртып йөртү турында да онытмаска кирәк.

Шулай ук юлны аркылы чыкканда якынлашып килүче машинаның узып китүен көтү хәерлерәк.

Валерий Черных,

ЮХИДИ начальнигы

вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы каникуллар чорында Азнакайда балалар катнашында юл хәлакәтләре саны арта