Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз – чистарыну, төзекләнү чоры

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин гадәттәгечә - хезмәт алдынгылары һәм юбилярларны котлаулардан башлады. Марсель Зөфәр улының район җитәкчелеге исеменнән 65 еллык юбилее белән тәбрикләүләрен кабул иткән Хәкимҗан Измайлов дистә еллар Тымытык участок һәм Азнакай үзәк сырхауханәләре белән җитәкчелек итте, үзвакытында азнакайлылар аңа мәнфәгатьләрен...

Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин гадәттәгечә - хезмәт алдынгылары һәм юбилярларны котлаулардан башлады.

Марсель Зөфәр улының район җитәкчелеге исеменнән 65 еллык юбилее белән тәбрикләүләрен кабул иткән Хәкимҗан Измайлов дистә еллар Тымытык участок һәм Азнакай үзәк сырхауханәләре белән җитәкчелек итте, үзвакытында азнакайлылар аңа мәнфәгатьләрен яклауда ышаныч күрсәтеп ТР Югары Советына депутат итеп сайладылар, ул хәзер дә райондашлары сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәт куя.

Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы И.Шакиров соңгы атнада райондагы оператив хәлне яктыртты. Инде район басмасы аша никадәр әйтеп-аңлатып килсәк тә, телефон мошенниклары тозагына эләгүчеләр очрап тора. Авыл җирлекләрендә урлашулар бетеп тормый, монсы да әлеге дә үзебезнең битарафлык, хуҗасызлык бәласе.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәкүров, административ комиссиянең җаваплы сәркәтибе И.Синица, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе начальнигы Х.Мөстәкыймов территорияләрне чистарту буенча игълан ителгән икеайлыкта башкарасы эшләргә, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү кирәклегенә тукталдылар. Үзвакытында, тиешле таләпләр нигезендә эшләнмәгән чүплекләр өчен 48 предприятиегә 2 миллион сумнан артык штраф салынган.

МЧС хезмәткәре А.Гафуров язгы ташу тудырган хәл торышы хакында әйтеп узды. Ык ярларыннан җәелеп чыгу нәтиҗәсендә зыян күргән шәхси хуҗалыклар бар. Суның күтәрелү дәрәҗәсе хәзер кимеде, куркыныч юк.

Кайбер хуҗалыкларда кар эрүгә үлән-кылганнарны яндыра башладылар, моңа юл куярга ярамый, табигатькә зыян гына китерәчәк һәм бу гамәлләр өчен җитди штрафлар да каралган.

Киңәшмәдә 9 май - Җиңү көнен тиешле югарылыкта билгеләп үтү буенча оештыру эшләре турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев