Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ятимнәр язмыш кочагына ташланмаган

Ятимлек ачысын үзе татыган кеше генә белә торгандыр. Ни эшлисең, берәүләргә әти-әнисенең назлы кочагында җил-давылдан ышыкланып үсәргә насыйп язган, кемнәрдер исә сабый чактан иң кадерле, газиз кешеләреннән мәхрүм. Шөкер, бүгенге көндә бер генә ятим бала да язмыш кочагына ташланмаган. Аларның тормышы белән кызыксынып, без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек...

Ятимлек ачысын үзе татыган кеше генә белә торгандыр. Ни эшлисең, берәүләргә әти-әнисенең назлы кочагында җил-давылдан ышыкланып үсәргә насыйп язган, кемнәрдер исә сабый чактан иң кадерле, газиз кешеләреннән мәхрүм. Шөкер, бүгенге көндә бер генә ятим бала да язмыш кочагына ташланмаган. Аларның тормышы белән кызыксынып, без район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Илүзә Мофаздалова белән әңгәмә кордык.

- Бүгенге көндә районда ничә ятим бала исәптә тора?

- Районда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 182 бала бар. Шуның 34е - тулы ятим, ә калганнарның әти-әниләре я инвалид, я психик сәламәт түгел, я тоткынлыкта, я баласын карамаган өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 96 бала опекунлыкта, 82 се башка гаиләләрдә, 3 бала хәрби училищеда тәрбияләнә, 1 бала хәбәрсез югалып эзләүдә. Быел 11 ятим бала ачыкланды. Аның 8е - опекага, 2се - гаиләгә, 1се балалар йортына урнаштырылды.

- Саннарга күз салсак, балаларның күпчелеге әти-әниле килеш ятим түгелме?

- Кызганычка каршы, шулай. Эчкечелек әниләрнең аңын томалап, йөрәк җимешләрен оныттыра. Аларны ач-ялангач яшәргә мәҗбүр итә. Агымдагы елның ун аенда гына да 16 кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде, нәтиҗәдә 20 бала ятим калды. Ике кеше ата-ана хокукларыннан чикләнде. Бәхеткә, ятим балаларны үз кочагына алырга телүче гаиләләр бар районыбызда. Бүгенге көндә безнең бүлектә уллыкка-кызлыкка алырга әзер 14 гаилә, тәрбиягә алырга әзер 3 гаилә испәтә тора.

- Мондый гаиләләргә тапшырылган балалар белән дә төрле хәлләр була бит.

- Гаиләгә бирдек тә, бу балалар онытылды дигән сүз түгел. Аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән бүлек хезмәткәрләре даими танышып тора. Быел ун айда гына да 647 тикшерү үткәрелде. Елга бер мәртәбә опекуннар, тәрбиягә бала алучы гаиләләр белән төрле белгечләр очрашып, аларның проблемалары белән таныша, закондагы яңалыкларны аңлата. Мәсәлән, май аенда социаль яклау идарәсе, яшьләр идарәсе, мәшгульлек үзәге, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән шундый очрашу узды.

- Сезнең бүлектә ничә хезмәткәр эшли соң?

- Барлыгы 3 хезмәткәр: җитәкче, балалык хокукларын яклау буенча баш белгеч һәм эшкә яраксыз гражданнарның хокукларын яклау буенча әйдәр белгеч. Белгечләребез балигъ булмаган һәм эшкә яраксыз гражданнарның хокукларын яклап суд утырышларында да катнаша. Шулай ук быел гына да балаларга алиметнлар түләтү буенча 124 ятим бала мәнфәгатендә суд приставларына 106 сорау җибәрелде. Ятим балаларның торакларын саклауга да игътибар бирәбез. Ел саен фатирларын карап, балаларның анда теркәлүен, торак-коммуналь хезмәтләргә түләнеп баруны тикшерәбез.

- Бу мәсьәләгә кагылгач, тагын бер сорау: районда ятим балаларның торак белән тәэмин ителеше ничек?

- Бүлектә исәптә торган 41 баланың үз торагы бар, 59 бала - теркәлгән тораклы, 82 бала торакка мохтаҗ. Безнең район буенча ундүрт яшькә кадәрле - 26, аннан өлкәнрәк 61 ятим бала торакка чиратта тора. Аларга фатир махсус торак биналардан найм буенча бирелә. Килешү 5 елга төзелә, 5 елдан соң кабат яңартыла. Әгәр дә ятим фатирын арендага бирә яки коммуналь хезмәтләр өчен түләми икән, килешү өзелә. Быел 3 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.

- Ятим балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча районда нинди эшләр башкарыла?

- Ятим балаларны опекага һәм тәрбиягә алган гаиләләргә район җитәкчеләре тарафыннан игътибар артты. Апрель аенда "Ел шәфкать иясе" хәрия балында Әхмәдовлар, Шәйдуллина, Мортазиннар, Сираевлар гаиләләре, сентябрьдә "Районның үрнәк гаиләләре" кичәсендә Хаҗиевлар һәм Сәгъдиевләр гаиләләре хөрмәтләнде. Ятим балалар өчен Сабантуйлар үткәрелә. Шулай ук "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясендә быел 124 ятим балага мәктәп портфельләре тапшырылды. Мондый чаралар хәйриячеләр ярдәменнән башка уздырыла алмый, форсаттан Файдаланып, изге гамәлләре өчен аларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

-Әңгәмәгез өчен үзегезгә дә рәхмәт. Игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын!

Әңгәмәдәш Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ятимнәр язмыш кочагына ташланмаган