Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибе

Мәктәпләрдә, һөнәр бирү учреждениеләрендә укучылар каникул вакытларында, шулай ук укудан соңгы буш вакытларында эшкә урнаша ала. Закончалык нигезендә 14 яше тулган үсмерләр белән хезмәт килешүе төзү рөхсәт ителә, әмма тәкъдим ителүче эш җиңел, аларның сәламәтлегенә һәм уку процессына зыян китермәслек булырга тиеш. 16 яшькәчә үсмерләр атнага 24 сәгатьтән дә, ә...

Мәктәпләрдә, һөнәр бирү учреждениеләрендә укучылар каникул вакытларында, шулай ук укудан соңгы буш вакытларында эшкә урнаша ала.

Закончалык нигезендә 14 яше тулган үсмерләр белән хезмәт килешүе төзү рөхсәт ителә, әмма тәкъдим ителүче эш җиңел, аларның сәламәтлегенә һәм уку процессына зыян китермәслек булырга тиеш. 16 яшькәчә үсмерләр атнага 24 сәгатьтән дә, ә 16-18 яшәлекләр 35 сәгатьтән дә артык эшләргә тиеш түгел. Укудан тыш вакытта эшләгәндә эш көне каникул вакытындагыдан икеләтә кыскарак итеп билгеләнә. 14-18 яшьлекләрне эшкә алганда бөтен төр очракта да сроклы хезмәт килешүе төзелә.

Иң әүвәл аның эшкә урнашу өчен кирәкле бөтен документлары да булуын карагыз. Бу документлар: паспорт, хезмәт килешүе төзүгә әти-әнинең берсенең язмача ризалыгы (16 яшькә кадәр булганнарга гына), опека һәм попечительлек органының ризалыгы (16 яшькә кадәр булганнарга гына), сәламәтлек турында белешмә, ИНН, дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы, булса, хезмәт кенәгәсе, хәрби учет документы.

Игътибар!

Хезмәт килешүен төзегәндә тәүге хезмәт кенәгәсен һәм дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгын эш бирүче әзерли. (РФ ХК 65 маддә).

Хезмәткәрдән эшкә алу турында гариза яздыртыгыз. Законда бу гариза һичшиксез булырга тиеш диелмәсә дә, ул эшкә урнашучы турында белешмә алу, шулай ук эш вакытына һәм башкарылган эшкә карата суд яки бүтән төр низаглар килеп чыкканда кирәк булырга мөмкин.

Яңа алынган хезмәткәрне эчке хезмәт тәртипләре, башкарган эше инструкциясе, графигы, оешманың башка локаль норматив актлары белән таныштырыгыз һәм бу хакта хәбәрдар булуы турында имзалатыгыз. РФ ХКның 68 маддәсе нигезендә бу таныштыруны хезмәт килешүе төзегәнче үткәрергә кирәк.

Хезмәткәр белән сроклы хезмәт килешүен язмача төзегез. Ул ике нөсхәдә башкарыла һәм һәркайсы ике як тарафыннан да имзалана.

Хезмәткәргә килешүнең бер нөсхәсен бирегез. Эш бирүчегә калганында хезмәткәрнең үз нөсхәсен алуын раслаган имзасы булырга тиеш.

Эшкә алу турында фәрман чыгарыгыз. Ул Т-1 формасында (эшкә алу турында) яки Т-1 а формасында (хезмәткәрләрне алу) чыгарыла. Әлеге формалар Госкомстатның 2004 елның 5 гыйнварындагы 1 нче карары белән расланган, милекчелекнең нинди төрендәге булуына карамастан, РФ территориясендә эшчәнлек алып баручы оешмалар арасында җәелдерелә. Фәрман чыгаруга нигез булып хезмәт килешүе төзү тора һәм аның эчтәлеге һичшиксез хезмәт килешүе шартларына туры килергә тиеш.

Хезмәткәрне эшкә алу турында фәрман белән имзасын куйдырып таныштырыгыз. РФ ХКның 68 маддәсе нигезендә әлеге фәрман эшкә керешкәннән соң 3 көн эчендә хезмәткәргә җиткерелергә тиеш.

Эшкә беренче генә тапкыр урнашучыга хезмәт кенәгәсе ачыгыз яки хезмәткәрнең инде булган кенәгәсенә фәрман турында язма өстәгез. РФ ХКның 68 маддәсе нигезендә эш бирүче үзендә биш көн эшләгән (әгәр бу аның төп эш урыны икән) һәр хезмәткәргә хезмәт кенәгәсе алып бара.

Эшкә алынучыны үзегездә рәсмиләштерү өчен кирәкле бөтен гамәлләрне башкарыгыз.

Хезмәткәр беренче көн эшкә чыгуга аның белән барлык инструктажларны (хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы һ.б.) үткәрегез һәм бу хакта аннан имзалатыгыз.

Балигъ булмаганнарны эшкә алганда хезмәт килешүе турында закончалык белән каралган гомуми таләпләрне генә түгел, ә РФ ХК 63, 92, 94, 265-272 маддәләрендә каралган өстәмә таләпләрне дә үтәгез.

Исегездә тотыгыз:

-яшүсмерләр зыянлы һәм куркыныч шартлардагы эшкә алынырга тиеш түгел (РФ ХКның 265 маддәсе);

-аларны эш командировкаларына җибәрү һәм эштән соң калдырып, төнлә, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләтү тыела (РФ ХКның 268 маддәсе);

-үсмер белән тулы матди җаваплылык турында килешү төзергә ярамый (РФ ХКның 244 маддәсе); 18 яшькә кадәрге хезмәткәр тулы матди җаваплылыкны бары тик аңлы рәвештә, шулай ук эчеп, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланып исерек хәлдә яки җинаять кылып, административ хокук бозып зыян салганда тота (РФ ХКның 242 маддәсе);

-эшкә алганда яшүсмерләргә сынау билгеләргә ярамый (РФ ХКның 70 маддәсе);

-яшүсмер белән икеарада төзелгән килешүне эш бирүче тарафыннан өзү бары тик дәүләт хезмәт инспекциясе һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ризалыгы белән генә башкарыла (РФ ХКның 269 маддәсе);

-эш бирүче законнарны һәм башка норматив хокукый актларны, локаль норматив актларны, хезмәт килешүен, коллектив килешүләрне сакларга бурычлы (РФ ХКның 22 маддәсе).

Бу мөһим!

Балигъ булмаган балаларны каникул чорында яки укудан соң буш вакытта эшкә урнаштыру мөһим социаль мәгънәгә ия һәм, кагыйдә буларак, мәшгульлек үзәге дәүләт учреждениесе белән килешү нигезендә башкарыла. Әлеге килешү яшүсмерләрне эшкә урнаштыруны оештырганда якларның аралашу тәртибе һәм бурычларын билгеләүне күздә тота. Үсмерләрне эшкә алучы, шулай ук аларның эшен оештыручы һәм аңа контрольлек итүче затлар әлеге килешү шартлары белән таныш булырга, эш бирүчегә йөкләнгән бурычларны үтәргә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев