Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшүсмерләр күрше авылга дискотекага барган, ә әти-әниләре штраф түләгән

Яшүсмер улларына күрше авылга дискотекага барырга рөхсәт биргән әти-әниләр моның ахыры ни белән бетәсен уйлап карады микән? Шулай инде, игътибарың җитмәдеме, үзеңнең үк тынычлыгың бозыла. Вакыйга агымдагы елның март аенда була. Үсмерләр клубка бернинди "чп"сыз барып җитә. Ә инде проблемалар бию-күңел ачу тәмамлангач башлана. Әтиләрнең берсе аларны килеп алырга вәгъдә...

Яшүсмер улларына күрше авылга дискотекага барырга рөхсәт биргән әти-әниләр моның ахыры ни белән бетәсен уйлап карады микән? Шулай инде, игътибарың җитмәдеме, үзеңнең үк тынычлыгың бозыла.

Вакыйга агымдагы елның март аенда була. Үсмерләр клубка бернинди "чп"сыз барып җитә. Ә инде проблемалар бию-күңел ачу тәмамлангач башлана. Әтиләрнең берсе аларны килеп алырга вәгъдә итеп тә, сүзендә тормый. Балалар юлга үзләре генә чыга.

Вакыт инде соң, юлда утыртучыга түләргә акчалары да юк, җәяү кайтырга булалар. Төн салкыны үсмерләрне тиз "куырып ала". Йортларның берсе яныннан үткәндә, алар "җиделе" машинасын күреп ала. Ишеге дә ябылмаган. Автомобильдә җылынып чыгарга ниятлиләр. Салонга утыргач, ачкычның да шунда ук калдырылуын күреп алалар. Менә шул чакта "әйләнеп килү" теләге уяна һәм ике дә уйлап тормый машинаны кабызып, утырып та китәләр. Әзрәк үтүгә, шулай да акылларына килеп, аны хуҗасына кайтарып бирергә булалар. Борылганда, идарә итүне югалтып, юл читенә төшеп китәләр. Ничек кенә тырышмасыннар, машинаны алар юлга чыгара алмый. Җирле участковый тап булып, үсмерләрне полициягә алып килә. Аңлашулар, күрсәтмәләр бирү, әти-әниләрен, зыян күрүчене чакырту... Балалар иртә белән генә өйгә кайта.

Улларының бу "шаянлыгы" әти-әниләргә бик кыйммәткә төшә. Рөхсәтсез чит кеше машинасын алып китеп хокук бозган Ш. Һәм К.га шәһәр суды хөкем карары чыгара. Икесенә дә дәүләт файдасына штраф рәвешендә җәза билгеләнә.Җәза чарасын билгеләгәндә аларның үз гаепләрен тануы, балигъ булмаулары, уку һәм яшәү урыныннан уңай характеристика бирелү, җинаятьне беренче тапкыр кылулары искә алына. Сүз дә юк, балигъ булмаган балалары кылганнар өчен җаваплы, аларны тиешенчә тәрбияләмәгән әти-әниләр дә административ җаваплылыкка тартыла.

Үз балаңны кайгырту, аның кайда нишләп йөрүе, ни белән мәшгульлеге, аларның иминлеген саклау - әти-әнинең төп бурычы, ә инде бу бурыч үтәлмәсә, һичшиксез закон алдында җавап тотасың. Әнә шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшүсмерләр күрше авылга дискотекага барган, ә әтиәниләре штраф түләгән