Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәр әле телем

Чәчәк кебек матур бит ул туган тел, Гөлләр - гөлләмәләр бизәп торган тел. (Рәзинә Мөхияр) Барлык илләрдә дә 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Шушы уңайдан Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә туган...

Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

Гөлләр - гөлләмәләр бизәп торган тел.

(Рәзинә Мөхияр)

Барлык илләрдә дә 21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Шушы уңайдан Азнакай шәһәренең 6 нчы урта мәктәбендә туган телгә багышланган әдәби - музыкаль кичә узды. Кичәдә 7 А һәм 8 Б сыйныфы укучылары актив катнашты. Укучылар туган тел турында шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле татар биюләрен башкардылар. Туган тел көненә "Гөлстан" әдәби берләшмәсе түгәрәге шагыйрәсе Җәүһәрия апа Шәрипова да чакырылган иде. Ул укучыларга үзенең туган ягы Азнакайга багышлап язылган шигырьләрен укыды. Кичә халкыбызның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

Шушындый матур, күркәм бәйрәмне оештырган, укучыларда туган телгә карата хөрмәт, ихтирам, горурлык хисе тәрбияләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары Эльвира Фахразова, Лилия Исмәгыйловага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга эшләрендә иҗади уңышлар телибез.

Л. Мортазина, милли укыту һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев