Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләргә тиң азарт белән

Әлмәт шәһәрендә шәхси-команда беренчелегенә булып узган шахмат буенча ярышта "Азнакайнефть" идарәсе командасы да катнашты һәм шәхси беренчелектә уңышка иреште. Әлеге ярышлар "Татнефть" җәмгыяте профкомы кубогына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды. Өлкән буын сиксәненче елларда "Азнакайнефть" идарәсендә икътисад буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Таһир Хуҗинны яхшы хәтерлидер. Ул...

Әлмәт шәһәрендә шәхси-команда беренчелегенә булып узган шахмат буенча ярышта "Азнакайнефть" идарәсе командасы да катнашты һәм шәхси беренчелектә уңышка иреште.
Әлеге ярышлар "Татнефть" җәмгыяте профкомы кубогына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылды. Өлкән буын сиксәненче елларда "Азнакайнефть" идарәсендә икътисад буенча җитәкче урынбасары булып эшләгән Таһир Хуҗинны яхшы хәтерлидер. Ул шахмат буенча төрле ярышлар оештыра, үзе дә катнашып Азнакай данын күтәрә торган иде. Әлмәткә китеп, "Татнефть"тә генераль директор урынбасары булып эшли башлагач та, шахматны үстерү өлкәсендә күп көч куйды. Әлмәттә шахмат мәктәбе төзелгәч, компания җитәкчелеге мәктәп президенты вазифасына иң элек аның кандидатурасын күрсәтте. Тапшырылган эшне ул шушындый ярышлар мисалында уңышлы башкарып килә.
Ярышларда барлыгы 77 спорт остасы, составына өч ир-егет һәм бер хатын-кыз кергән 18 команда катнашты. "Азнакайнефть" командасы очколар саны буенча алтынчы урынга лаек дип табылса, җитмеш яшьтән өлкәнрәкләр арасында Фәндәс Мөхәрләмов беренче урынга чыкты.
Нәфис Әхмәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләргә тиң азарт белән