Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләр тарих барлый

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан районда күптөрле чаралар үткәрелә. Күптән түгел 7нче мәктәптә үткәрелгәннәрнең берсе "Азнакай төбәге атамалары" дип исемләнде. Мәктәп директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Лилия Галимова чарага ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Укучылар әти-әниләре туып-үскән, әби-бабалары яшәгән авылларның тарихын өйрәнгән, музейдан да мәгълүматлар алып, бу темага рефератлар язганнар....

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан районда күптөрле чаралар үткәрелә.

Күптән түгел 7нче мәктәптә үткәрелгәннәрнең берсе "Азнакай төбәге атамалары" дип исемләнде. Мәктәп директорының милли мәгариф эшләре буенча урынбасары Лилия Галимова чарага ничек әзерләнүләре турында сөйләде. Укучылар әти-әниләре туып-үскән, әби-бабалары яшәгән авылларның тарихын өйрәнгән, музейдан да мәгълүматлар алып, бу темага рефератлар язганнар. Һәр авылның табигате,тарихы, күренекле кешеләре, гаҗәеп табигате турында әнә шулай бай эчтәлекле иҗат эшләре тупланган. Иң-иңнәр арасында җиңүче итеп мәктәпнең 5А сыйныф укучысы Фәрхәт Мөхәммәтҗанов, 10Бдан Миләүшә Галиева табылды. Аларга дипломнар, барлык катнашучыларга призлар тапшырылды.

Иҗади эшләргә бәя биргән 5, 6, 8 мәктәп укучылары конференциядән бик күп мәгълүмат алып, мондый чараларны үзләрендә дә үткәрергә дигән фикер белән китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев