Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшеллек сакчылары

Бәйге: «Туган ягым - элек һәм бүген» Мәлбагыш урманчылыгы мастеры Илмира Шәрипова алып килгән әлеге фотосурәттә 1975 елда Азнакай урман хуҗалыгында «Иң яхшы урманчы» бәйгесеннән бер күренеш сурәтләнә. Сулдан уңга: Мират Шәрәфетдинов (урман кисүче), Наил Латыйпов (машина йөртүче), жюри әгъзалары: Ильяс Галимов (Азнакай урманчылыгы урман технигы), Минсәгыйт Шакиров (Мәлбагыш урманчылыгы...

Бәйге: «Туган ягым - элек һәм бүген»

Мәлбагыш урманчылыгы мастеры Илмира Шәрипова алып килгән әлеге фотосурәттә 1975 елда Азнакай урман хуҗалыгында «Иң яхшы урманчы» бәйгесеннән бер күренеш сурәтләнә.

Сулдан уңга: Мират Шәрәфетдинов (урман кисүче), Наил Латыйпов (машина йөртүче), жюри әгъзалары: Ильяс Галимов (Азнакай урманчылыгы урман технигы), Минсәгыйт Шакиров (Мәлбагыш урманчылыгы урманчысы), Юрий Киреев (Азнакай урманчылыгы цех начальнигы)

Азнакай урман хуҗалыгы илебезнең иң гүзәл почмакларының берсе - Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул Азнакай, Мөслим һәм Сарман районнары территорияләрен үз эченә алып, Азнакай, Җәлил, Мәлбагыш, Сарман, Чатыр тау урманчылыкларына бүленә.

Азнакай урман хуҗалыгының 80 еллык тарихы бар. Архив мәгълүматлары оештыручы җитәкчеләрнең фамилияләрен саклый. Алар арасында Вәҗетдинов, Гыймаев, Насруллин, Ваһапов бар. ТРның һәм РФнең атказанган урманчысы Әбүзәр Гаянов, ТРның атказанган урманчылары: Степан Гурьянов, Сәүдә Кашапова, бертуган Әлфир һәм Альберт Галимовларны һәм башка бик күп фидакарьләрнең исемнәрен урманчылар зур горурлык хисләре белән искә ала.

80 еллык тарихы булган районыбыз күтәргән авырлыкларны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә кичерә. Оешкан елларда бернинди элемтәсез, транспортсыз эшләргә туры килә. Бөек Ватан сугышы чорларында оборона сәнәгатендә көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куялар. Аннан соң инде сугыш чорында күпләп киселгән урманнарны торгызырга кирәк була. Эш күрсәткечләре буенча коллектив республиканың көньяк-көнчыгышында елның-елында алдынгылар рәтендә бара. Шул еллар эчендә алар урманнарны саклау белән бергә аны яңарту өстендә дә эшлиләр. Ташландык җирләр: чокыр-чакырлар, тау итәкләре, яр буйларында агачлар утыртып, туган җиребезне яшеллеккә күмделәр. Болардан тыш әле алар агач эшкәртү, халык куллануы товарлары җитештерү белән дә шөгыльләнә. Азнакайлылар койма, төзелеш материаллары һәм гап-гади генә көрәк, себерке сатып алырга урман хуҗалыгына килергә кирәклеген яхшы белә. Үзебезнеке арзан да, сыйфатлы да. Әлбәттә, бу уңышларның нигезендә коллективның фидакарь хезмәте ята.

Күптән түгел генә урманчыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм юбилейларын билгеләп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев