Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Яшел Россия – Бөтенроссия экологик өмә” акциясе Азнакайда да узды

Илебез төбәкләре һәм шәһәрләренең экологик мохитен яхшырту максатларында, Экология елы кысаларында Россия "ТЕХЭКО" фонды һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән 31 августта "Яшел Россия - Бөтенроссия экологик өмә" акциясе уздырылды. Безнең Азнакай районында ул бераз алданрак - 23 августта үткәрелде. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси...

Илебез төбәкләре һәм шәһәрләренең экологик мохитен яхшырту максатларында, Экология елы кысаларында Россия "ТЕХЭКО" фонды һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән 31 августта "Яшел Россия - Бөтенроссия экологик өмә" акциясе уздырылды.

Безнең Азнакай районында ул бераз алданрак - 23 августта үткәрелде.

Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге сәяси советы әгъзалары, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерьларында ял итүче 18 укучы белән берлектә "Мин -чисталык яклы" экологик акциядә катнаштылар.

Алар көче белән районыбызның Күктәкә авылы янындагы сулык яны, халыкның ял итү, коену урыны чүп-чардан чистартылды. Өмәдә катнашкан балаларга "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге истәлекле бүләкләр дә әзерләгән иде. ­

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Яшел Россия – Бөтенроссия экологик өмә” акциясе Азнакайда да узды