Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәү максаты – Ватанга тугры хезмәт

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Ильяс улы Кәримов үзенең 85 еллык юбилеен каршылый. Идрис Ильяс улы районыбызның Мөслим авылында туып үсә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшли башлый.1943 елда егет сугышның иң кызу утына эләгә. Аларны, 17 яшьлек яшүсмерләрне, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул чакта Манчжурия чигендә...

Бөек Ватан сугышы һәм эчке эшләр органнары ветераны Идрис Ильяс улы Кәримов үзенең 85 еллык юбилеен каршылый.

Идрис Ильяс улы районыбызның Мөслим авылында туып үсә. Җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң авылда эшли башлый.1943 елда егет сугышның иң кызу утына эләгә. Аларны, 17 яшьлек яшүсмерләрне, Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ул чакта Манчжурия чигендә СССРга һөҗүм итәргә әзер торган миллионлаган япон армиясе тупланган була. Ил ике фронтта көрәш алып бара. И.Кәримов 246 нчы мотоукчылар полкына эләгә, укчы, снайпер һәм минометчы булып хезмәт итә.

1945 елның августында 22 нче Кызыл Байраклы Чапаев дивизиясе составында ул Кытайның Муллин, Харбин шәһәрләрен япон илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Аннан соң тагын 7 ел Совет армиясе сафларында хезмәт итә, илгә тугры хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә ия була.

Сугыштан соңгы елларда илне, авыл хуҗалыгын торгызырга яшь эшче көчләр кирәк була. 1950 елның ноябрендә туган якларга кайткач, Идрис Кәримов комбайнга утырырга ниятли. Әмма КПССның Тымытык райкомы тәкъдиме белән ул милиция органына эшкә билгеләнә.

Хокук саклау өлкәсендә аның хезмәт юлы Ютазы эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы буларак башлана. Аннан шәхси үтенече буенча туган җиргә якынрак - Тымытык эчке эшләр бүлегенә күчә. И.Кәримов озак еллар җинаятьчеләрне эзләү бүлеге инспекторы, хокук бозулар профилактикасы бүлегенең өлкән инспекторы булып эшли. Төп хезмәтеннән тыш җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша: эчке эшләр каршындагы халык контроле рәисе, "Маяк" газетасының актив хәбәрчесе була. Лаеклы ялга чыккач та җанына тынгы тапмый - улы ярдәмендә туган авылы Мөслим турында китап чыгара, аны шәһәр музеена да бүләк итә.

1951 елда гаилә корып, тормыш иптәше Саймә апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2004 елда Саймә апа вафат була, әмма балалары Идрис аганы ялгыз калдырмый, аны кайгыртып яшиләр. Улы Салават - Мәскәү өлкәсендә дөньяга эре фәнни атом-төш үзәге буларак танылган Дубна шәһәре мэры урынбасары. Икенче улы Сәгадәт 30 ел 24 нче янгын частенда эшли, хәзер отставкадагы майор. әтисе юлыннан киткән оныгы - эчке эшләр капитаны Марат шул ук частьта инспектор. Идрис аганың кызы Сания Казанда яши.

Юбилей - кеше тормышында истәлекле вакыйга. Милицияме, полицияме - һәр хезмәткәр өчен эшенең үсеп килүче буын тарафыннан дәвам ителүе мөһим. Олы яшьтә булуына карамастан, Идрис Ильяс улы яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә: мәктәпләрдә батырлык дәресләрендә чыгыш ясый, милиция хезмәткәрләре белән тәҗрибәсен уртаклаша.

- Тормышка һәм эшкә карашы буенча Идрис Ильяс улы шундый ук таләпчән һәм намуслы булып калды, - ди аның турында район эчке эшләр ветераннар советы рәисе Н.Гобәйдуллин.

Чыннан да, Ватанга хезмәт итүне максат итеп куйган кешеләр беркайчан да үзгәрмиләр. Мисал өчен, җәен ветераннар ТР Эчке эшләр министры Ә.Сәфәров белән очрашты. Шул чакта Идрис Ильяс улы криминал белән нәтиҗәле эшләү буенча идеяләрен тәкъдим итте. Аның фикерләрен югарыда яхшы бәяләгәннәр һәм ветеранның өенә килеп рәхмәт белдергәннәр.

Идрис Кәримовның язмышы без, яшь полицейскийлар өчен, Азнакай эчке эшләр бүлегенең алтын елъязмасын хәтерләтә, патриотизм һәм үз һөнәреңә тугрылык үрнәге булып тора.

Без Идрис ага Кәримовка күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек, имин тормыш, якыннарының җылы карашына һәм игътибарына уралып яшәвен телибез.

Азнакай эчке эшләр бүлеге коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев