Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь бөркетләр югарыга омтыла

Район предприятиеләре һәм оешмаларында елның иң яхшы яшь һөнәрманы конкурсы бара. 10 ноябрьдә педагоглар арасында үткән бәйгедә 11 белгеч осталыкка көч сынашты. -Без өлкән буын педагоглар белән горурланабыз. Алар зур тәҗрибәгә ия, сезнең өчен остаз булып торалар. Ә сезгә, яшьләргә, зур өметләр баглыйбыз, - дип сәламләде конкурсның спонсоры - мәгариф...

Район предприятиеләре һәм оешмаларында елның иң яхшы яшь һөнәрманы конкурсы бара.

10 ноябрьдә педагоглар арасында үткән бәйгедә 11 белгеч осталыкка көч сынашты.

-Без өлкән буын педагоглар белән горурланабыз. Алар зур тәҗрибәгә ия, сезнең өчен остаз булып торалар. Ә сезгә, яшьләргә, зур өметләр баглыйбыз, - дип сәламләде конкурсның спонсоры - мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Хәсәнова.

Мәгълүмати-методик үзәк психологы, яшь педагогларның курьеры Асия Хөсәенова, яшь педагогларның район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Якупова, районның яшь педагоглар "Энергия" ассоциациясе җитәкчесе Ленар Хәйруллин һәм балалар бакчалары методистларыннан торган мәртәбәле жюри конкурсантларны төрле критерийлар буенча бәяләде. Чыгыш ясаучыларның иҗади сәләтенә дә, фикерләү тирәнлегенә дә, сөйләм эзлеклелегенә дә, дәреснең максатын ачуларына да, материалны укучыларга җиткерү алымнарына да зур игътибар бирелде.

Кызыклы яңа идеяләр, үзенчәлекле алымнар белән очрашырга туры килде бу конкурста. Беренче тапкыр мәктәп, балалар бакчасы бусагасын атлап кергәндә, берсенә дә эш башлавы җиңел булмаган. Әмма һөнәргә бирелгәнлек, балаларга мәхәббәт, тырышлык бушка китмәгән.

-Мин мәктәпсез яши алмыйм! - ди 5 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Галиева.

Аңардан шулкадәр энергия, яктылык ташып тора! Гөлназ Мөнәвир кызы быел "Ел укытучысы" район конкурсында җиңгән иде. Бу бәйгедә ул Азнакай 1 нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зөһрә Сафина белән призер булды. Зөһрә Равил кызының тормыш шигаре бар кешене дә сокландырды: "Мин бөркет язмышын сайладым. Югарыга омтыласым, янып яшисем килә", - диде ул.

30 ноябрьдә үзләре кебек яшь башка төрле һөнәр ияләре арасында педагоглар данын 5 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Лилия Гыйльфанова һәм 5 нче "Светлячок" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Зөлфия Гарипова яклаячак. Алар үз һөнәрдәшләре арасында беренче урынга лаек булдылар.

Математика катлаулы фән булса да, заманча яңа алымнар кулланып, Лилия Айдар кызы дәресне хәтта иң начар укучы да аңларлык итеп җиткерергә тырыша. 7 ел дәвамында ул үз методикасын булдырган.

Бу конкурска 5 нче мәктәп 3 укытучысын тәкъдим иткән һәм директорлары белән бергә яклау төркеме дә килгән. Аларның бердәмлеге, яшь белгечләргә карашы мактауга лаек.

Зөлфия Рәис кызын балалар бакчасында "безнең алтын хәзинәбез" дип йөртәләр. Ул һәр бәйрәмгә балаларга җырлар, биюләр өйрәтеп кенә калмый, ә залны да үзенчәлекле итеп бизи. Аның кул астында тәрбияләнүче балалар район бәйгеләрендә призлы урыннар яулый.

Бу конкурста яшь педагоглар өлкән буынга лаеклы алмаш килүен расладылар. Аларның һәрберсенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев