Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь азнакайлылар табигатьне сакларга чакыра

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күпкырлы эш алып барыла. Табигатьне саклауга, яклауга юнәлдерелгән чараның чираттагысы "Алтын балык" балалар бакчасында узды. Анда гимназия укучылары һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр да катнашты. "Табигать -...

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан районда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күпкырлы эш алып барыла. Табигатьне саклауга, яклауга юнәлдерелгән чараның чираттагысы "Алтын балык" балалар бакчасында узды. Анда гимназия укучылары һәм "Чишмәкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр да катнашты. "Табигать - безнең йортыбыз" исем астында оештырылган чара барышында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар үзләренең белемнәрен сынап, экологиягә багышланган төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Гимназия укучысы Радель Вәлиев балалар алдында чыгыш ясап, Азнакай районының табигате, хайваннар дөньясы белән таныштырды.

Эльза Вәлиева, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев