Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдырыргамы, ярдырмаскамы

98 яшьлек әбиебез авырый. Ике сүзнең берендә: "Үлгәч, мине ярдырырга алып барып йөрмәгез", - дип моргка алып бармавыбызны сорый. Кешене күмгәндә медицина белешмәсе алу мәҗбүриме, моның тәртипләре ничек микән? Газета аша җавап бирмәссезме? Галия МОСТАФИНА, Азнакай шәһәре Газета укучыбызның бу соравын район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка юлладык һәм...

98 яшьлек әбиебез авырый. Ике сүзнең берендә: "Үлгәч, мине ярдырырга алып барып йөрмәгез", - дип моргка алып бармавыбызны сорый. Кешене күмгәндә медицина белешмәсе алу мәҗбүриме, моның тәртипләре ничек микән? Газета аша җавап бирмәссезме? Галия МОСТАФИНА, Азнакай шәһәре

Газета укучыбызның бу соравын район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһаповка юлладык һәм аннан түбәндәге җавапны алдык. - "Халыкның сәламәтлеген саклау турында" 323 нче Федераль законның 67 нче маддәсе нигезендә мәетне яру кешенең ни сәбәпле үлүен ачыклау максатында, тиешле белгечләр тарафыннан үткәрелә. Аны үткәрү тәртибе башкарма властьның вәкаләтле федераль органы тарафыннан билгеләнә. Әгәр якын кешесенең яисә законлы вәкиленең, яки исән чакта үзе калдырган язмача гаризасы бар икән, дини багланыштан чыгып, мәетне ярдыру мәҗбүр ителми. Әмма түбәндәге очракларда ул мәҗбүри булып тора: көчләп үтерелүгә шик туганда, үлемгә китергән авыруның яки үлем сәбәбен ачыклау мөмкин булмаганда, үлгән пациентка стационарда медицина ярдәме бер тәүлектән ким вакыт эчендә күрсәтелгәндә, дәвалау яки диагностик препаратлар яраклыгына, яки аларны артык куллануга шик туганда, үлеме профилактик, диагностик инструменталь, анестезиологик, реанимация, дәвалау чаралары үткәрү белән бәйле булганда, яки операция вакытында, аннан соң кан бирелгәндә, йогышлы авырудан, яки аңа шик туганда, яман шешкә гистологик верификация булмаган онкология авыруыннан үлгәндә, экологик катастрофа нәтиҗәләре белән бәйле авырудан үлгәндә, суд-медицина тикшерүе үткәрү кирәк булганда, йөклелек чорында, бала тапканда үлгәндә, үле бала туганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярдырыргамы, ярдырмаскамы